Теләче Информ

18 март 2015 яңалыклары

  • 18 март 2015 - 12:34
    Фәһимә әбигә – 90 яшь!
    Түгәрәк даталары уңаеннан җитәкчеләр өлкәннәребезне котлауларын дәвам итә. 11 март көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Фәһимә Хисмәтовага да 90 яшь тулды. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач та, Алан авылында туып үскән кызны, язмыш җилләре төрлечә сыный. Авылда төрле эшләр-дә эшләп, сугыш вакытында окоп казырга, утын кисәргә җибәрәләр аны. Ул вакытларны искә...
  • 18 март 2015 - 12:26
    Бәхетләрен сугыш урлаган
    Алан авылында туып-үсеп, шунда гомер иткән, бүген Сауш авылында бертуган сеңлесе Нәсимә Борһанова гаиләсендaә тәрбияләнүче Фәймә әби Сөләймәновага 11 март көнне 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимр Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды. Аны иясенә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин белән Алан авыл җирлеге башлыгы...
  • 18 март 2015 - 12:18
    Юристлар кабул итәчәк
    20 март көнне "Россия юристлары Ассоциациясе" "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе белән берлектә кабаттан бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Безнең районда ул район хакимияте бинасында 9.00 сәгаттән 17.00 сәгатькә кадәр узачак. ТР Юстиция министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Конститутцион суды белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары Ассоциациясе әгъзалары бушлай хезмәт күрсәтәчәк.
  • 18 март 2015 - 12:15
    Очрашу узачак
    24 март көнне районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү, аны үстерү һәм яклау темасына багышланган күчмә утырыш узачак. Очрашуда ТР Икътисад министрлыгы, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләтлесе һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашачак. 14.00 сәгатьтә муниципаль район Советының утырышлар залында үтәчәк сөйләшүгә кече һәм урта бизнес субъектлары чакырулы.
  • 18 март 2015 - 12:04
    Трикодан, йон оекбаштан көрәшсә дә...
    Милли көрәш буенча нинди генә ярыш булмасын, команда беренчелегендә Теләче көрәшчеләре гел мактау баскычына менә. Моны иң элек район җитәкчеләренең спортка карашы, көрәшчеләрнең үзләренең дә бабалары-әтиләре данын югары тотарга тырышып, даими шөгыльләнүләре белән аңлатырга кирәк.
  • 18 март 2015 - 06:12
    Даныгыз мәңгелек!
    Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. 13 март көнне шундый чара Олы Мишә авыл җирлегендә үтсә, 16 мартта Олы Мәтәскә авыл җирлегендә "Бөек Җиңүгә 70 ел" медальләре ветераннарга тапшырылды.
  • 18 март 2015 - 06:00
    Теләче – чемпион!
    15 март көнне Арча районы боз сараенда ир-егетләр арасында "Б" дивизионында (ачык хоккей мәданчыклы авыл районнары арасында) хоккей буенча республика беренчелегенең финал уеннары булып үтте.
Реклама