15 апрель 2015 яңалыклары
-
Хоккейчыларны тәбрикләделәр
11 апрель көнне "Эрмитаж" кафесында республикабыз беренчелегендә чемпион исеменә лаек булган хоккей җыелма командасын тәбрикләү тантанасы булып үтте. Хоккейчыларыбызны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов, аның төзелеш эшләре һәм инфраструктураны үстерү буенча урынбасары, район хоккей лигасы Президенты Рөстәм Нуруллин котлады.
-
Җиңү дәресе
8 апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары онлайн-режимда узган Бөтенроссия Җиңү дәресендә катнашты. Дәрес барышында укучылар «Нәрсә ул сугыш?» темасына видеоролик карады. Тарих фәне укытучысы Абдуллина Г.А. , 8-б сыйныфы җитәкчесе Нуртдинова Е.Я. сугыш вакытында үзләренең гаилә тарихлары белән уртаклашты. Бу дәрес Җиңү айлыгына старт бирде.
-
ГТО тапшырырга әзерме?
Күрше Саба районында эшчеләрнең ГТО нормалары тапшыруы турында ишетеп белә идек. Безгә дә килеп җитте бу, җәмәгать! 7 апрель көнне «Батыр» спорт комплексында район янгын сүндерү бүлеге егет-кызлары районда беренчеләрдән булып бу нормативларны тапшырды. - Бездә барлыгы 44 кеше эшли. Янгын сүндерүчеләр булгач, без бу нормаларны квартал саен тапшырабыз. Монда...
-
Бер айдан төгәлләнә
11 апрель көнне район Советының утырышлар залында терлекчелек буенча беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә булып үтте. Хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, ферма мөдирләре һәм ясалма орлыкландыру техниклары чакырулы булган сөйләшүдә район муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашты һәм чыгыш ясады.