Авыл кешесе өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, шул ук вакытта күңелләрне җилкендерә торган матурлыгы белән җәйгә дә кереп барабыз. Ә җәй көне авыл җиреннән дә гүзәл табигатьле урынны таба алмассың, "ул яшел болыннар хәтфәдәй юрган иде", - Тукай сүзләре белән әйтсәк. Шул гүзәллекне без, кешеләр саклыйбызмы соң?