12 июнь 2015 яңалыклары
-
12 июнь- Россия көне
Хөрмәтле райондашлар! Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Россия көне - патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Безнең көч - бердәмлектә. Барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык...
-
Кызларыбыз 4:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
10 июнь көнне кызларыбыз Теләче стадионында Татарстан Республикасының футбол буенча дүртенче уенарын уйнадылар. Әлеге уенда безнең кызлар Казан шәһәренең ДЮСШ "Вахитовский - 1" командасы белән көч сынаштылар. Кызларыбыз 4:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
-
“Сөт иле”-“Теләче” филиалы базасында киңәшмә
2015 елның 10 июнь көнне Теләче муниципаль районы "Сөт иле"-"Теләче" филиалы базасында "Сөт иле" ҖЧҖ генераль директоры М.Г.Нуретдинов җитәкчелегендә ТР районнарының "Сөт иле" филиаллары җитәкчеләре, баш агрономнары, баш инженерлары катнашында семинар киңәшмә булып үтте . Шулай ук семинарда Теләче мунципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы...