18 июнь 2015 яңалыклары
-
43 тонна яфрак азык хәзерләнгән
Район хуҗалыкларының басу-кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү һәм терлек азыгы хәзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы - 20100 гектарда, корткычларга каршы - 7900 гектарда, авыруларга каршы -1600 гектарда эшкәртелгән, 1760 тонна печән, 8170 тонна сенаж, 43 тонна яфрак азык хәзерләнгән. Терлек азыгы хәзерләү буенча "Теләче"-"Сөт иле" филиалының М.Җәлил...
-
Рамазан ае мөбәрәк булсын!
Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары! Сезне чын күңелемнән Рамазан ае башлану белән котлыйм. Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын. Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов
-
Сөт җитештерүдә алдынгылар
Бүгенге көнгә (18.06.2015 ел) район хуҗалыклары 70500 килограмм сөт сауды, уртача бер сыерга 16,1 килограмм тәшкил итә. Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә Алан һәм Нирус хуҗалыклары, уртача бер сыердан савылган сөт - 20,8 кг. һәм 19.8 кг. тәшкил итә.