16 июль 2015 яңалыклары
-
Алан авылында 95 яшьлек ветеран
Кичә, 15 июль көнне Алан авылының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Барый ага Галиевка 95 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев килгән иде. Алар ветеранга РФ Президенты...
-
19 нчы каттан егылып төшкән
Кичә Яр Чаллыда төзелә торган "Крылатый" торак комплексы янында биектән егылып төшү билгеләре булган 29 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Бу - ел башыннан әлеге шәһәрдә җитештерүдә килеп чыгып кеше үлеме белән тәмамланган дүртенче очрак. Аның буенча Россия Тикшерү комитетының Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 216нчы маддәсенең...
-
Буада дүрт егет Кыят авылыннан килгән ир-егетне кыйныйлар
Күптән түгел төнге уникенче яртыларда шәһәрнең Колхоз һәм Ленин урамнары чатында дүрт егет Кыят авылыннан килгән ир-егетне кыйныйлар. Алар аңа куллары белән дә сугалар, аяклары белән дә тибәләр, койма тактасы белән тәнен җәрәхәтлиләр. Нәтиҗәдә, 1981 елгы кыятлы баш мие селкенү диагнозы белән район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә китерелә, дип хәбәр...
-
Авыл хуҗалыгы культураларында күпләп авырулар барлыкка килә башлаган
Татарстанда, көчле яңгырлар һәм салкынча һава торышы аркасында, авыл хуҗалыгы культураларында күпләп авырулар барлыкка килә башлаган. Күгәрек, черек, фитофтороз барлык авыл хуҗалыгы культуралары өчен дә хас диярлек. Бу хакта Казан дәүләт аграр университетының "Гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция" кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире...