20 июль 2015 яңалыклары
-
20 июль 2015 - 11:09Казанның биология укытучысы Ксения Сапарова космоска очарга җыена.Әлеге идея аңа укучылары белән бергә ваакум банкада салат үстереп карау тәҗрибәсеннән соң килә. Әлеге салатны космонавтлар үзләре белән космоска да алып чыктылар. Ксения, моның белән генә чикләнеп калмыйча, космока хәзер үзе очарга ниятли. "Шәһри Казан"
-
20 июль 2015 - 10:30Теләчедә - "Автоледи-2015" бәйгесе19 июль көнне Теләче районы РОСТО ДОСААФ оешмасы биләмәсендә гүзәл затларыбыз арасында "Автоледи-2015" бәйгесе узды. Бәйгедә катнашкан хатын-кызлар машина йөртү осталыгы буенча көч сынашты. Бәйгенең икенче этабында алар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урында- Найлә Шәйдуллина 2 урында - Ләйсән Хәкимуллина 3 урында-Эльмира Кәримова -Әлеге...
-
20 июль 2015 - 10:1820 август көнне хәйрия концерты була20 август көнне сәгать көндезге сәгать икедә Биектау районы Камай авылында урнашкан "Иске Казан" музей-тыюлыгында "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивале була. Икенче тапкыр оештырылган чарада утызга якын татар җырчысы: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, Рәсим...
-
20 июль 2015 - 10:10Кама елгасында 56 килолы җәен балыгы тотканнарБалыкчыларның хыялы - барысын да шаккатырып, үзең буе балык тотудыр инде. Безнең таныш егетләрнең бу хыялы тормышка ашкан - тоткан җәеннәре (сом) үзләреннән бер башка озынрак та әле. Бу «монстрны» Кама елгасында, Саескан тавы күпере астында тотканнар. Балыклары 56 килолы! - Без Рөстәм белән ул көнне җәенгә түгел, сыла балыгына...