8 август 2015 яңалыклары
-
Югары Кибәхуҗа авылында-яңа күпер
Моннан 9 ел элек, Югары Кибәхуҗа авылында асылмалы күперне авыл агайлары төзеклэндерэ. Әмма еллар үтү белән күпер дә уз төсен югалта,искерә. Быел әлеге изге эшне, авылның дурт яшь егете, хәзер инде кала студентлары башкарып чыга. Күпер янә балкып тора. Үзара салым акчасына башкарылган бу эш Югары Кибәхуҗа авылында соңгысы тугел....
-
Ике арба кабак
Ямбулат авылында яшәүче Рәхилэ апа Шәвәлиева ел да әнә шулай күпләп кабак үстерә. Быелга бу икенче арба кабак! Рәхилә апа шулай эре кабакларны үстерүнең әллә ни сере юк ди. Бар да табигать шартларыннан тора! Ә кабаклар маллар өчен менә дигән витаминлы азык та.
-
Төзүчеләр көне белән!
Хөрмәтле төзүчеләр! Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Мәгълүм ки, райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Теләченең социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Тормышның үзе кебек районда төзелешләрнең туктап торганы юк. Һәм алар берничә юнәлештә алып барыла: социаль, мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалык объектлары, торак, юллар, электр-газ линияләре төзелешләре...