10 август 2015 яңалыклары
-
Августта 3 көн ял көтә
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, бәйрәм уңаеннан алда торган ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде. Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән Кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне...
-
Мамадыш - беренче, Теләче - өченче
9 август көнне Теләченең "Батыр" спорткомплексында Татарстан республикасы волейбол Федерациясе президенты Кубогына волейбол ярышлары узды. Иртәдән башланып киткән ярыш бик киеренке барды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча 1 урында-Мамадыш, 2 урында-Югары Ослан, 3 урында Теләче, 4 урында -Кама Тамагы районы командасы калды.
-
Һава торышы бозыла
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 10 августта, һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Шулай итеп, 10 августта аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез Татарстанда урыны белән яңгыр явачак, яшен булу ихтималы бар. Җил көчәя. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Дүшәмбе һава температурасы Татарстанда -...
-
Йөк машинасыннан төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән
Әлеге һәлакәт кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган. Олы юлда барганда авыр йөк машинасы "Вольво"ның арткы сул тәгәрмәче төшеп кала. Очып чыккан көпчәк башта туктап торган "Шевроле Круз", машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә. Алган җәрәхәтләрдән 3 яшьлек малай шунда ук җан бирә. Аның...
-
Ничек яшисең авыл?!
Апрель аенда районда үзара салым җыю буенча референдум үткән иде. Халыктан җыелган бер сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан дүрт сум акча бүленде. Референдум узганчы ук, һәр авыл җирлеге җыелган акчаларның нинди максатларда тотылачагын тәгаенләп, халыкка аңлату эшләре үткәрде. Инде бу эшләрнең нәтиҗәләре дә күренә башлады. Мисалга Югары Кибәхуҗа авыл...
-
Татарстанда төп азык-төлек товарларына бәяләр Идел буе федераль округындагыга караганда арзанрак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна саен төп азык-төлек товарларына мониторинг уздыра. 2015 елның 27 июленнән 3 августы арасында Татарстан Республикасында бәяләр түбәндәгечә төште: бәрәңге (-5,6%), тавык йомыркасы (-0,3%), каймак һәм сыер мае (-0,2%), тавык ите (-0,1%). Майлы эремчеккә, майлылыгы 2,5-3,2%лы пастеризацияләнгән сөткә, арыш ипиенә һәм арыш-бодай ипиенә,...
-
Теләче үзәк паркында бәйрәм була
29 август көнне Теләче үзәк ял паркында бәйрәм чарасы үтәчәк. Программада: җыр, бию, балалар өчен күңелле уеннар, спорт ярышлары, әдәбият елы уңаеннан тематик күргәзмәләр, бәйрәм дискотекасы һәм башкалар. Әлеге бәйрәм уңаеннан район сәнгать мәктәбе рәсем конкурсы игълан итә. Җиңүчеләр шул көнне билгеләнәчәк. Катнашырга ашыгыгыз! Белешмәләр өчен телефон:2-15-01.
-
Мобиль хәбәрчеләр сез кая? Активларга – бүләк!
Хөрмәтле сайт кунаклары! Хәзер сез дә үзегезне журналист итеп хис итә алачаксыз. "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге мобиль хәбәрчеләр эзли. Һәр теләгән кеше район халкы өчен кызыклы булырдай мәгълүматны фотога яки видеога төшереп безгә юллый ала, әлеге фото-видеолар безнең tulachi.ru сайтында урын алачак. Иң актив хәбәрчеләрне ел азагында үзенчәлекле бүләкләр дә көтә....