13 август 2015 яңалыклары
-
Казанда Виктор Цойның "игезәге" чыгыш ясый
Иртәгә, 14 августта, Казан Виктор Цойны искә алачак. Казанның Социаль-көнкүреш музее танылган музыкантның иҗатына битараф булмаган кешеләрне җыя. Сәхнәдә ул көнне "Цой возвращается…" дип исемләнгән спектакль куела. Виктор Цой ролен Болактагы яшьләр театры актеры Решит Эргашев башкарачак. Шулай ук музей кунакларына 1988 елда төшерелгән "Игла" фильмы да тәкъдим ителәчәк. Чара...
-
Avito белдерүләр сайты түләүлегә әйләнә
18 августтан Avito белдерүләр сайтының "Буш эш урыннары" бүлеге түләүлегә әйләнә. Бу хакта "Avito эш" проекты җитәкчесе Владимир Корицкий җиткергән. Аның әйтүенчә, алга таба мондый практика "Күчемсез милек" һәм "Авто" категорияләренә дә кертеләчәк. - Сүз дә юк, бу Avito тарафыннан кулланылучы, уйланылган алым иде, - дигән ул. - Башта аудитория...
-
Чаллыда Уфа кызы үтерелгән
Әлеге кызның үле гәүдәсе 11 август кичендә табып алына. Фатир хуҗасы анда яшәүче кызның хәлен белергә килсә, аның шәрә үле гәүдәсенә тап була. Башкортстаннан килеп Чаллыда яшәүче 23 яшьлек кызның тәненә - муены, йөрәге һәм башка урыннарына пычак белән кадап үтергәннәр. Кайнар эзләрдән шул ук көнне 21 яшьлек егет тоткарлана....
-
“Ана капиталы”ның киләчәге билгесез...
Гамәлдәге закон нигезендә "Ана капиталы" буенча акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга (аңа кадәр алмаган булсалар) бирелә. Әлеге программа тирәсендә имеш-мимешләр дә шактый. Интернет челтәрендә аны 2019 елга кадәр озайтулары турында да хәбәр иттеләр инде. Имеш, акчалата ярдәмнән аз керемле гаиләләр файдалана алачак. Россия...
-
Кукмара районының Аман-Оштырма авылында бер хатын-кыз үз-үзенә ут төрткән
7 августта, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә, Аман-Оштырма авылында 52 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә ут төртә. Утны әлеге ханымның балалары сүндерә, ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. kukmor-rt.ru
-
Татарстан казанышлары – хикәя һәм фоторәсемнәрдә
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...
-
Лондонга юл – “Алгарыш” аша
Газетабызның апрель ае саннарының берсендә Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйлә Камил кызы Хәмидуллинаның, җәй айларында Англиягә тәҗрибә үзләштерергә барачагы турында хәбәр иткән идек. Һәм менә бу көн килеп җитте. Ләйлә 26 июль көнне Англиянең башкаласы Лонданга укырга китеп 8 август көнне туган якларга әйләнеп кайтты. Аның белән күрешеп,...
-
Урак -2015. Әлегә 19513 тонна икмәк җыеп алынган
Район авыл хуҗалыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә басу-кырларда тулы куаткә азык әзерләү, урып-җыю эшләре бара. Район буенча барлыгы 16110 тонна печән, 57330 тонна сенаж, 4400 тонна салам әзерләнгән.
-
Теләче районында юл һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән
ЮХИДИ идарәсенең район бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2015 елның соңгы җиде аенда Теләче районы территориясендә 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләр 4 кешенең гомере өзелүгә китергән. 13 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган (берсе - бала).
-
Һөнәре бар үргә йөзәр
Татарстан җитәкчелеге, икътисадый предприятиеләр һәм республика югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларны үстерү яклы. Узган ел Татарстанда биш ресурс үзәк ачылса, быел тагын бишәү ачылыр дип көтелә. Барлыгы респбуликада 25 иң заманча ресурс үзәк булачак. Хәзер колледж һәм югары уку йортлары, җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка...
-
Казанда трамвайлар бәрелешкән
Гадәти булмаган хәл Ямашев проспектында, "Океан" тукталышы янында килеп чыккан. Көн төшкә авышкан вакытта булган трамвайлар бәрелеше хакында социаль челтәрләр аша хәбәр ителде. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәтнең килеп чыгу сәбәбен өйрәнә, зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана. intertat.ru