17 август 2015 яңалыклары
-
Әлмәттә бер баланы таптатканнар
Һәлакәт 13 августта 16 сәгать 45 минутта Герцен урамы, 90 нчы йорт каршында була. "Шевроле Лачетти" автомобилендә хәрәкәт итүче 1990 елгы машина йөртүче Сөләйманова урамы буенча Герцен урамы юнәлешедә барган вакытта 2008 елгы баланы таптата. Сабый ярамаган урында юл аша чыга торган була. Нәтиҗәдә бала баш мие селкенү, аркасы кырылу,...
-
"Тәртип ФМ" - волейболда җиңүче!
Узган ел башлангыч алган үзенчәлекле волейбол турниры быел икенче тапкыр оештырылды. Ә үзенчәлеге - ярышта татар радиостанцияләре командалары катнаша. Көн, салкынайтып җибәреп, инде пляж волейболы чорының ахырына якынлашканын белдерсә дә, турнир шактый тамашачыны җыйган иде. Катнашучы командалар исә бишәү: "Татар радиосы", "Болгар радиосы", "Тәртип ФМ", "Күңел" һәм "Татарстан радиосы" булды....
-
53 яшьлек бер кешенең картасыннан 70 мең сум акча югалуда вирусны гаеплиләр
Тукай районында яшәүче ир банк картасыннан акча урлаулары турында гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Аның счеты «Мобиль банк» хезмәтенә тоташтырылган булган. Полицейскийлар версиясе буенча, караклар акчаны компьютер вирусы ярдәмендә алган. Әйтик, ир Интернеттагы ссылка буенча очраклы рәвештә күчкәндә яки тикшерелмәгән сайтка кергәндә зыянлы программа аның телефонына үтеп кергән булырга...
-
Котыру чире колач җәя: ничек көрәшергә?
Шушы көннәрдә Татарстанда хайваннар арасында котыру чирен кисәтү максатыннан икеайлык башланып китте. 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чараны уздыру юкка түгел, билгеле. Агымдагы елда республикада хайваннарның котыру чире йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (!) ачыкланган. Хәтерләсәгез, республикада котыру чире йоктырган хайваннар санының кискен артуы турында...
-
Җырчылар "Артистлар көне"н бәйрәм итте
Моннан 7 ел элек, ягъни 2008 елда татар эстрадасы артистлары бергә җыелышып бәйрәм үткәрергә уйлый. "Артистлар көне"н оештыруны җырчы Лилия Муллагалиева үз өстенә ала. Бәйрәм бик күңелле уза, шуңа да артистлар аны матур традициягә әверелдерергә уйлый. Шул вакыттан бирле ел саен билгеле бер артист "Артистлар көне"н оештыра башлый. Быелгы бәйрәмне...
-
Чупакабра Казанга да килеп җиткән
Казан читендәге Константиновка бистәсендә билгесез җәнлек кош-кортка зыян сала башлаган. Бистәдә яшәүче берәү иртән торып ишегалдына чыкса, телсез кала: билгесез җәнлек аның 28 тавыгын һәм 3 үрдәген башсыз калдырып, каннарын эчкән. Билгесез җәнлекнең тавыклар кетәклегенә берничә урыннан керергә маташуы көренеп тора. Ахыр чиктә, челтәрләп үрелгән тимер читәнне бераз гына күтәреп,...
-
Зәйдә әни кеше өч баласын ачлыктан интектергән
Өч кыз баласын әни кеше өйдә үзләрен генә бикләп калдырган. Сабыйларның иң кечкенәсенә әле яшь ярым гына. Хатын-кыз өендә ике тәүлек буе булмаган. Балаларның кычкырган тавышын тулай торактагы күршеләр ишеткән һәм тизрәк коткару хезмәтенә шалтыратканнар. Ярдәмгә килгән вакытта ачлыктан иң кечкенә бала инде хәрәкәтләнә дә алмаган. Апалары да пычрак, ач...
-
Бераз салкынайта, яңгырлар көтелә
Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә Татарстан буенча һава температурасы 7 градустан 12 градуска кадәр җылы, көндез - 15 градустан 20 градуска кадәр.
-
Удмуртиядә 3 кешене чәнчеп үтергән җинаятьче Татарстанга чыгып качкан
Әлеге хәл 14 августта булган. Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында өч кешелек гаиләне чәнчеп үтергән җинаятьченең Татарстанда булу ихтималы бар. Җинаять кылуда шикле адәм - 1984 елгы Николай Михеев һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелә ТАСС тараткан хәбәрдә. Үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат...
-
Ветеранның туган көне
15 август көнне Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Ивановичның туган көне булып узды. Шушы уңайдан аны тантаналы шартларда район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район халыкны социаль яклау идәрәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәншин котлады.
-
2015 нче елның иң яхшы социаль хезмәткәре
13 август көнне ТР эш һәм мәшгульлек, социаль ярдәм министрлыгында «2015 нче елның иң яхшы социаль хезмәткәре» Россия күләм уздырылучы бәйгенең республика этабында җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.