Теләче Информ

20 август 2015 яңалыклары

  • 20 август 2015 - 18:38
    Тиздән Сатыш авылында 19 гасырда төзелгән мәдрәсә үз ишекләрен ачачак
    Зур тарихи вакыйга көтелә! Тиздән Сатыш авылында 19 гасырда төзелгән мәдрәсә - музей бинасы яңартылып, үз ишекләрен ачачак. Әлеге, республикада тиңе булмаган, заманча эшләнешле корылма мәчет һәм мәдрәсә музейларыннан торачак дип яза Саба таңнары. Әлеге уникаль музейны эчтәлекле һәм әһәмиятле итү эшенә сезне дә чакырабыз! Саклануда тарихи материаллар: фотолар, мәчет...
    716
    0
    0
  • 20 август 2015 - 18:32
    Теләче пенсионерлары әзерләнә торыгыз, киләсе елда, бәлки, сез дә катнашырсыз
    Татарстан пенсионерларына компьютер Интернет аша дуслары белән аралашу, төрле рецептлар эзләү, яңалыклар белән танышу һәм күңел ачу өчен кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә алар компьютердан файдаланырга өйрәтә торган курсларга бик теләп языла да инде... 24 августта Казанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча россиякүләм ярышлар башланып китәчәк. Ике көн дәвам итәчәк...
    2485
    0
    0
  • 20 август 2015 - 18:22
    Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашлама җибәрә башладылар
    Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашлама җибәрә башладылар. Төбәк азык-төлек фондына бодай ашлыгы тапшыручыларга, киләчәк ел уңышын кайгырту максатларында, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашлама җибәрә башладылар, дип хәбәр җиткерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан. Субсидияләр 3 нче класслы бодай өчен - бер тоннага 2000 сум исәбеннән һәм 4 нче...
    2527
    0
    0
  • 20 август 2015 - 18:16
    Исерек шоферларны мәҗбүри дәвалаячаклар
    РФ Сәләмәтлек саклау министрлыгы шундый мөрәҗәгать белән чыккан. Эчеп, төрле психотроп матдәләр кулланып руль артына утырган шоферларны дәваларга кирәк дип белдергәннәр андагылар. Бу бары тик суд карары белән эшләнәчәк. Исерек шоферны диагностика үтеп, профилактик чаралар узарга яки дәваларга мөмкин булачак. Әлеге закон проекты тиз арада гамәлгә дә керергә мөмкин. Хәзер...
    553
    0
    0
  • 20 август 2015 - 17:55
    27 яшьлек хатын ике һәм дүрт яшьлек ике улын душ кабинасында батырып үтергән
    Фаразларга караганда, аңа урамда комлыкта уйнаган вакытта малайларның пычрануы ошамаган. Фаҗига Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә була. Хатын 30 июньнән алып 14 августка кадәр психиатрия стационарында дәвалау узган. Ул улларын батырып үтергәннән соң шифаханәгә мөрәҗәгать иткән һәм барысын да сөйләп биргән. Алар барыбер авыру иде, дигән ул, бер дә кайгырмыйча. Хәзерге вакытта...
    0
    0
    0
  • 20 август 2015 - 17:05
    Әлмәт районында чыккан транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек кызның һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән
    Татарстанның Әлмәт районында чыккан транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек кызның һәм 10 яшьлек малайның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге. Бүген 9.45тә Әлмәт - Лениногорск һәм Әлмәт - Чупай тигез әһәмияттә булмаган юллар чатында "Scania" йөк автомобиле белән идарә иткән 52 яшьлек ир-ат...
    0
    0
    0
  • 20 август 2015 - 13:35
    Дөньяны матурлык коткарыр
    2015 елда "Парк һәм скверлар" программасын тормышка ашыру өчен республикада 1 млрд. сум акча каралган. Шунысы игътибарга лаек, республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча төзеләчәк һәм яңартылачак парк һәм скверларның проектлары ел башында ук халык тыңлаулары аша узды. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә игълан ителгән "Парк һәм скверлар елы"нда безнең...
    601
    0
    0
  • 20 август 2015 - 13:10
    Яңгырлар тизлекне киметә
    Бүген табигать аңлатып бирә алмаслык халәт кичерә. Урман-болыннардагы ямь-яшел күренеш җәйнең гүзәл икәнен күрсәтсә, кырларга карап көзге көнне тоясың. Игеннәр инде саргаеп, башаклар тәмам тулып өлгергән. Уңыш алдагы елдагыча булмаса да, мулдан көтелә. Моның шулай булуында һава торышының уңай килүе дә зур роль уйнады. Игенчеләрне хафага салган май-июнь айларындагы корылыкның...
    548
    0
    0
Реклама