25 август 2015 яңалыклары
-
Яңгырлар көендерә
Кичә-бүген Табигать-Анабыз комбайнчыларыбызга бераз ял бирде. Бер караганда, яумый торса да була иде. Чөнки басу-кырларда мул булып үскән икмәкне түкми-чәчми җыеп аласы бар. - Җәй яңгыр яумаганга хафалансак, хәзер яуганга борчылабыз, - диделәр бертавыштан басу-кырларда иртәдән-кичкә кадәр эшләүче механизаторлар
-
Теләчедә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара
Бу көннәрдә республикада, районыбызда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара. Әлеге уңайдан 24 август көнне районыбызда күләмле чара үтте. Район мәдәният йортында узган тантанада районыбыздан беренче сыйныфка баручы 130 балага уку кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар тапшырылды. Аларны ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры...
-
В Татарстане гаишники высадили невесту из свадебного кортежа
В Татарстане гаишники высадили невесту из свадебного кортежа Сотрудникам ГИБДД пришлось задержать свадебный автомобиль на пути в ЗАГС за нарушение правил ПДД. Невесту высадили, а на водителя машины составили протокол. В последнее время молодожены на дорогах города ведут себя вызывающе: выезжают на встречную полосу, игнорируют красный сигнал светофора, нарушают правила...
-
Балтачта бассейн төзелә
Ниһаять, Балтач бистәсеннән Норма авылына төшкәндә, юлныӊ сул ягында төзелеш эшләренә әзерлек башланды. Монда бассейн төзеләчәк. Төзүче оешма Казан шәһәренеке булыр, дип көтелә, смета буенча барлык эшләр 148 млн. сум торачак. Файдаланырга тапшыру вакыты хәзергә әйтелмәсә дә, 2015 елга төзелеш эшләре өчен 39 млн. сум акча каралган, дип яза "Хезмәт"...
-
“Арсенал” оператив-профилактик атналыгы
24 августтан 29 августка кадәр Теләче районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Арсенал" дип исемләнгән оператив-профилактик атналык үткәреләчәк. Атналык законсыз төстә сакланучы утлы корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләргә каршы көрәш һәм профилактика үткәрү максатыннан үткәрелә.