4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Теләчедә "Иң зур кабак" бәйгесе уза
Иртәгә 5 сентябрь көнне Теләче үзәк ял паркында "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан зур бәйрәм тамашасы була. Биредә концерт программасы, спорт уеннары, төрле конкурслар булачак. Шулай ук "Иң зур кабак" бәйгесе дә уза. Бакчада үскән кабакларыгызны алып килеп, конкурста катнашырга ашыгыгыз! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
-
Яңгыр ява дип тормыйлар
Соңгы көннәрдә яуган яңгырларны, берәүләр, кирәксенмәсә, икенчеләр, хуплады гына. Беренчеләр, уракны өстен күрсә, икенчеләр, яуган яңгырлар, җирне йомшарта, көзге культуралар өчен дым булды дип сөенә. Һәр ике якны да аңларга мөмкин. Мәгълүм җырдагыча, табигатьтә начар һава торышы юк. Шулай да яумый тормаса, әйбәт иде инде. Игенче-механизаторларыбыз калган мәйданнардагы икмәкне җыеп...
-
Теләчегә Владислав Третьяк килде
Кичә, районыбызга олы кунак килде. Ул да булса, Атказанган спорт остасы, РФ хоккей Федерациясе президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты - Владислав Александрович Третьяк.
-
Тәүге тапкыр сайлауга килүчеләрне бүләк көтә
Татарстанда 13 сентябрьдә 76 егет һәм кызга 18 яшь тула. Сайлау хокукы яшенә җиткән әлеге егетләргә һәм кызларга, туган көннәре белән котлап, махсус бүләкләр әзерләнгән. Тәүге мәртәбә сайлауга килүче 18 яшьлекләрне дә сюрприз көтә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең "Кайнар элемтә" телефоннары эш көннәрендә 9.00дан 18.00га кадәр (843) 292-85-14 һәм 292-56-42...
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
2015 елның 5 сентябреннән Казанда һәм Чаллыда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда шәһәр халкы үзебезнең җитештерүчеләрнең, Татарстан Республикасы азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләренең продукциясен сатып ала алачаклар. Казанда ярминкәләр 8 сәүдә үзәгендә оештырыла: - Совет районында («Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ һәм Дәрвишләр поселогы); - Яңа Савин районында («Яңа Савин күпләп-ваклап...