8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Яңа иҗтимагый киңлекләр
2015 елның 28 августында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 1919 номерлы карар нигезендә 5-6 сентябрь көннәре республикабыз шәһәр һәм районнарында Парк һәм скверлар көне буларак билгеләп үтелде. Шушы уңайдан быел Теләче урта мәктәбе янәшәсендә республика Президенты программасы нигезендә төзелгән паркта, Теләченең үзәк ял паркында бәйрәм чаралары булып үтте. Әлеге...
-
Кабул итү булачак
11 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе Председателе Д.А.Медведевның республика буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Т.В.Воропаева тарафыннан халыкны кабул итү булачак. Адрес: Ленин урамы, 46 йорт. Белешмәләр өчен телефон - 21-0-37.
-
Якташыбыз, эстрада җырчысы Алинә Сафиуллина әни булды
Якташыбыз, эстрада җырчысы Алинә Сафиуллина әни булды. 2 сентябрь көнне 19 сәгать 40 минутта Хәкимовлар гаиләсендә ир бала дөньяга килде. Нарасыйның авырлыгы - 3560 кг, буе - 55 см. Алинә улын Казанда республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә тапкан.Балага Хәкимовлар Нариман дип исем кушырга җыеналар. Исән-сау үстерергә язсын! чыганак: intertat.ru
-
КИТТУ-КАИ җыелмасы тренер Евгений Кленин җитәкчелегендә Илкүләм студентлар футбол лигасы канаты астындагы ярышларда катнашачак.
Илкүләм студентлар футбол лигасының икенче сезонының ачылыш турниры 9-12 сентябрьдә Крымскида (Краснодар крае) узачак. КИТТУ-КАИ командасының беренче уены 10 сентбярь көнне уза, дип хәбәр итте КАИ пресс-атташесы Гөлназ Төхвәтшина. Казан командасы Крымскига барып җиткән һәм беренче күнекмә дә үткәргән. Сүз уңаенда, Казан командасы Илкүләм студентлар футбол лигасында беренче тапкыр гына...
-
Казанда булган давылда 19 кеше каза күргән, аларның 2се - бала
Чалт аяз башланган кызу көннең икенче яртысында Казан күген кинәт тоташ болыт каплап, яшенле, урыны белән бозлы яңгыр яуды, көчле җил кешеләргә, урыны белән корылмаларга, автотехникага зыян салды. Аерым алганда, давылдан Татарстан башкаласында 19 кеше каза күрде, аларның 2се - бала (1 айлык һәм 16 яшьлек), дип хәбәр итте ТР...