25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
«Башваткыч»та – безнекеләр!
26 сентябрь - шибмә көнне Яңа-гасыр каналында баручы «Башваткыч» тапшыруында якташларыбыз - Теләченең өченче номерлы «Шатлык» балалар бакчасы коллективы чыгыш ясаячак. Карамый калмагыз, башлана - 19.00 сәгатьтә.
-
Гомер көзен - картлар йортында
- Беркемем дә юк кызым. Берүзем. Улым бар-барын, ул еракта. Кайта алмый, җәй буе көттем, кайтмады. Эше күптер инде… Ана йөрәге өзгәләнсә дә, баласын гаеплисе килми, «эше күптер» дигән сылтау белән юата ана үзен. Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында...
-
Мишә юллары такыр...
"Теләче" газетасында эшләп килүче "Халык авазы" рубрикасының дөрестән дә үтемле булуына бу көннәрдә тагын бер кат инандык. Олы Мишә авылы урамында салынган юлларның тигезсез салынуы турында "халык авазы" килүе булды, шундук редакция телефоны тагын шалтырады. - Газетага чыгармасагыз да була хәзер, тигезли башладылар бездә юлны, - диләр болар. Юл темасы...
-
Теләче районы мәчетләрендә Корбан гаете намазы укылды
Кичә, ягъни 24 сентябрь- Корбан гаете көнне, районыбызның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете намазы укылды. Бүгенге көндә районда барлыгы егерме тугыз мәчет эшләп килә. Теләченең "Ихлас" мәчетендә узган намазда быел катнашучылар аеруча күп иде.
-
Безнең кызлар - Анапада көрәште
2015елның 8 сентябрьдән 18сентябрьгә кадәр Краснодар өлкәсе Анапа шәһәрендә VIII Бөтенроссия яшүсмерләрнең сугыш төре уеннары булып узды. Әлеге ярышларда Республика жыелма команда составында безнең район командасы да катнашты. Команданы спорт мәктәбе тренеры Равдин Юрий Николаевич җитәкләде. Ярышлар нәтижәсендә панкратион көрәше буенча: Белоусова Виктория (Теләче мәктәбе) - 2 урын, Кадреева Екатерина...
-
Безнекеләр Казан ярминкәсендә
Ял көннәрендә Казанда тулы куәткә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Бу шимбәдә, ягъни 26 сентябрь көнне районыбыз җитештерүчеләре Татарстан урамы белән Кәрим Тинчурин урамы кисешкән чатта Казан халкына көз нигъмәтләре тәкъдим итәчәк.
-
Теләчедә ярминкә булачак
9 октябрь көнне район үзәгендә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, көзге ярминкә оештырылачак. Үз товарлары белән сату итәргә теләге булган эшмәкәрләрне ярминкәгә чакырып калабыз. Шулай ук тирес, салам, печән, ашлык кирәк булган кешеләрдән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе алдан заявкалар кабул итә.