1 октябрь 2015 яңалыклары
-
Хәрби ант – җаваплы эш!
1933 нче елда ачылган Икшермә урта мәктәбе тирә-якта дан тоткан мәктәп, хәер, бүгенге көндә дә Саба районында урнашкан әлеге белем учагы алдынгылар рәтендә. 2013 нче елдан Икшермә урта мәктәбе кадет интернат-мәктәбенә үзгәртелә һәм Кави Байкиев исемен йөртә башлый. Биредә республика-бызның төрле районнарыннан, Киров һәм башка төбәкләрдән килгән егет-кызлар белем ала....
-
Кукмарада яңа утыртылган агач үсентеләрен йолкып ташлаганнар [+фото]
"Агач утырт" акциясе кысаларында поселокта нарат, туя, яфраклы агач үсентеләре утыртылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциягә районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре дә бердәм булып кушылды. Әмма агач утырту кебек изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең тырыш хезмәтләрен юкка чыгаручылар да бар Кукмарада. Әле яңарак кына ветеран хезмәттәшебез Фаил...
-
Теләче мунчасы өлкәннәргә бушка хезмәт күрсәтә
Җаваплылыгы чикләнгән "Мишә" җәмгыяте чын күңелдән районда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлый! Бәйрәм уңаеннан, 3 - 4 октябрь көннәрендә Теләче мунчасы өлкәннәргә бушка хезмәт күрсәтә. Белешмәләр өчен телефон - 21-5-36.
-
Теләче юлында пошины бәрдергәннәр һәм һәлакәт урынын калдырып качканнар
Пошины бәрдереп үтергән машина йөртүче һәлакәт урынын калдырып качкан. Әлеге күңелсез хәл Арча-Теләче юлының 10нчы чакрымында булган. Поши һәлакәт урынында ук үлгән. - Вакыйганың шаһитлары булса, элемтәгә керсеннәр иде, - дигән аучылык буенча Арча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. Интертат.ру