2 октябрь 2015 яңалыклары
-
Баландыш, Олы Мишә җирлекләрендә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә кимчелекләр ачыкланды
16 сентябрьдән 25сентябрьгә кадәр административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмәләренә рейдлар уткәрде. Рейд нәтиҗәләре күрсәткәнчә, өй һәм хуҗалык тирәсендә утын, печән, салам, төзелеш, көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, урамнарга чыгарып ташлау, өй һәм хуҗалык тирәсендә рөхсәтсез вак хуҗалык корылмаларын төзү, капка төбендә...
-
Теләче районында 53 яшьлек ир-ат ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуы өчен суд каршына басачак
Теләче районында 53 яшьлек ир-ат ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуы өчен суд каршына басачак, дип хәбәр итә Теләче районы прокуратурасы. Шушы көннәрдә район прокуратурасы Теләче районында яшәүче 53 яшьлек М.Х.га карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Аңа, РФ Җинаять кодексының 3нче бүлеге 30нчы һәм 291 нче маддәләре буенча гаеп ташлана....
-
Парлы канат олыгайгач кирәк
Һәр журналистның язасы килеп, ләкин һаман кулы җитми йөри торган темалары була торгандыр ул. Олы Мәтәскә авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсенең тотнагы - Габдулла абый һәм Саҗидә апа турында күптән язарга ниятем бар иде, ниһаять язарга насыйп булды, Аллаһка шөкер… Һәр яктан үрнәк әлеге гаилә әһелләренең барысыннан да ниндидер нур бөркелә....
-
Казан Дәүләт Энергетика Университетында Ачык ишекләр көне
10 октябрь көнне сәгать 12 дә Казан Дәүләт Энергетика Университеты югары сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне уздыра. Алга таба әлеге югары уку йортына укырга керергә теләге булган, гомумән, техник белем алырга теләге булганнарны бирегә чакырып калалар. Программада: 11.00-12.00 - кунакларны каршы алу, регистрация 12.00-13.00 - информацион-музыкаль программа 13.00-15.00 -...
-
Теләчедә 9 пар аерылышкан
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган сентябрь аенда Теләче районында 17 бала дөньяга килгән, 21 кеше үлгән. 4 гаилә никахларын рәсмиләштергән, аерылышучылар юк. 2015 елның тугыз айлык нәтиҗәләре буенча, районда 102 бала туган, 163 кеше үлгән. 9 ай дәвамында 56 гаилә барлыкка килгән, 9 пар аерылышырга...
-
Теләченең “Ихлас” мәчете мәдрәсәсендә “Ислам тарихын һәм нигезләрен өйрәнү” дәресләре була
1 октябрьдән Теләченең "Ихлас" мәчете мәдрәсәсендә "Ислам тарихын һәм нигезләрен өйрәнү" дәресләре башланып китәчәк. Дәресләр 16.30 минутта башлана. Белешмәләр өчен телефон номеры: 89178727927
-
1 октябрь - Өлкәннәр көнендә Теләчедән ялгыз карчык подъездга учак яккан.
1 октябрь - Өлкәннәр көнендә Теләченең Магистральная урамында урнашкан күпкатлы йортларның берсендә яшәүче ялгыз карчык бәйрәмне күпләрнең исендә калдырырлык итеп уздырган. Кичке сәгать 8 ләрдә әби икенче катның коридор уртасында учак ягып, сәнәк белән күршеләрнең ишекләренә шакып йөргән. Шунысы кызык, әби үзе төренгән, битенә маска кигән. Төтенне сизеп, күршеләр коридорга...
-
Ямбулатта өлкәннәрне хөрмәтләгәннәр
«30 нчы сентябрьдә, Ямбулат авылы клубында, Өлкәннәр көне уңаеннан, чәй өстәле артында очрашу булды. Чәй өстәлен «Нирус»ширкәте әзерләде. Бәйрәмне ширкәт башлыгы Рамил Сөнгатуллин. ачып җибәрде. Ул үзенең матур теләкләрен теләде. Олы Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Миннәхмәт Вәлиуллин да бу теләкләргә кушылды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, оста гармунчы - Рафис Минһаҗевның катнашуы, аны...
-
Картлык көннәре кадерле булсын
1 октябрь көне календарь битләрендә инде 1990 елдан бирле Өлкәннәр көне буларак билгеләнә. Әйе, бу бик зур бәйрәм, чөнки, өлкәннәребез фатихасыннан башка эшләнгән эшләр уң булмый, аларның тәҗрибәле киңәшләре, изге теләкләре булмаса, бу тормыш башкачарак - караңгы, ямансу, күңелсез булыр иде…