Теләче Информ

9 октябрь 2015 яңалыклары

  • 9 октябрь 2015 - 08:24
    Югалган сугыш ветераны исән-имин өенә кайткан
    5 октябрь көнне зиратка киткән җиреннән, Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Муса Шәрипов югала. Бу хәбәрне ишетүгә үк авыл халкы һәм мәктәп укучылары ярдәмгә ашыга. Теләче һәм Шәмәрдән районы МЧС хезмәткәрләре, барлык авыл халкы бергәләп эзләргә тотына. Ветеран бабай кичке тугызларда табылып, өенә исән-сау кайта. Аны эзләүдә...
    1320
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 08:20
    Агролак” ширкәте механизаторлары Баһавиевлар
    Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте механизаторлары аталы-уллы Гомәр һәм Таһир Баһавиевлар турында повесть-романнар язсаң да жәл түгел. Чөнки алар мондый кадер-хөрмәтне фидакарь һәм намуслы хезмәтләре белән яулаганнар. Аеруча өлкән буын вәкиле Гомәр аганың ил-көн алдында куйган хезмәте мактауга лаек. Ул сызган буразналар белән Җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарга мөмкин булыр...
    2482
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 08:13
    Теләчедән 20 егет тиздән солдат булачак
    Агымдагы елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе бара. ТР Хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга карасак, Теләче районы буенча 140 ир-ат медицина комиссиясенә чакырылган, бу 140 кеше хәрби бурыч үтәү яшендә дигән сүз. Алар арасыннан 20 кеше быелгы хәрби чакырылыш кампаниясендә Ватан...
    1345
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:50
    Теләчедә авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли
    Бүген, 9 октябрь көнне Теләченең үзәк урамында көзге ярминкә оештырылды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык, салам, печән, бозаулар, сарыклар, ит, сөт һәм башка төр ризыклар белән сәүдә итте. Шулай ук ярминкәдә сәүдәгәрләр катнашты. Ярминкәгә килүчеләр алдында район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады.
    2046
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:44
    Октябрь башында республикада 15 кеше юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән
    Октябрьнең беренче атнасында республикада 15 кеше, транспорт һәлакәтенә юлыгып, юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Казанда транспорт һәлакәтендә үлүчеләр әлегә юк, имгәнүчеләр - 33. Фаҗигаләр соңгы көннәрдә Чаллы, Лаеш, Питрәч, Спас, Минзәлә төбәкләрендә булган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган сводкада шушы хәлләр бәян ителә. Кичә, ягъни 4 октябрь көнне...
    1508
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:40
    Буалы хатын-кыз дару эчеп агуланган
    Буада "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләре дәваханәгә авыр хәлдәге 1971 елгы хатын-кызны алып киләләр. Медицина тикшерүе аның күп дозада дару препаратлары куллануын күрсәтә. Пациентка тиз арада медицина ярдәме күрсәтелә һәм ул реанимациягә урнаштырыла. Агуланган хатын аңына килгәч, дәваханәдән үзлегеннән китеп барган, дип белдерә район басмасы.
    631
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:37
    КФУ укытучысы университетның 16 нчы катыннан сикереп үлгән
    7 октябрь көнне сәгать 11ләр тирәсендә Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы Фәрит Гыйниятов университетның 2 нче корпусыннан 16 нчы каттан сикереп үлгән. Әлеге вуз объектында һәлак булучының кемлеге турында КФУның Матбугат хезмәте һәм коммуникацияләр департаменты директоры урынбасары Камил Гәрәев "Татар-информ" журналистына белдерде. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты...
    1286
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:35
    Әлмәт колониясенә 6 сим-карта алып керергә маташучы хатын-кыз тоткарланган
    5 октябрь көнне 36 яшьлек хатын-кыз Әлмәттәге 8 нче төзәтү колониясенә хөкем ителүче белән кыска вакытлы очрашуга килә. Аны режимлы территориягә тыелган әйберләр алып керергә маташканда ТР буенча Россия УФСИН хезмәткәрләре тоткарлый. Шәхси тикшерү вакытында аның кул сумкасында алты сим-карта табып алалар. Гамәлдәге законнар нигезендә төзәтү колониясе территориясенә тыелган әйберләр...
    1712
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:29
    Теләче районы “Нирус” ширкәтеннән алдынгы механизатор
    "Хуҗалыкта эш җитәрлек" Район мәдәният йортында узачак "Уңыш бәйрәме"нә Айрат Абдуллин җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәтеннән алдынгы механизатор буларак киләчәк. Хезмәт юлын терлекчелектә башлаган. Соңрак комбайнчы ярдәмчесе булган. Айрат 2008 елдан бирле МТЗ - 1221 тракторын иярли. Көзге айларда ул 992 гектар мәйданда җир эшкәрткән. "Хуҗалыкта эш җитәрлек, кыр эшләре беткәч,...
    2435
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:24
    Теләче районы “Игенче” ширкәте алдынгылары
    Фирая һәм Вильдан Шәнгәрәевлар... Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең "алтын фонды". Фирая фермада сыер сава, районның алдынгы савымчыларының берсе. Өстәвенә, сөтнең күләмен, тыгызлыгын һәм майлылыгын да үлчи. Быел ул тугыз айда һәр сыердан 4056 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Вильдан да районның мактаулы терлекчеләренең берсе, биредә ул оператор хезмәтен башкара. Моннан...
    2527
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:19
    Теләче районы “Алан” ширкәтенең алыштыргысыз механизаторы
    Каюм Мөхәммәтҗанов җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең алыштыргысыз механизаторларының берсе. 40 елга якын шушы авыр хезмәттә ул. Язын, көзен тырма, сука тагып җир эшкәртсә, җәйләрен сенаж, силос тыгызлап үткәрә. Кышларын исә эттергеч тагып, авыл ураманарын кардан арындыра. Әйтергә генә ансат: гомереңне чылбырлы ДТ- 75 траторында эшләп үткәреп кара әле?! Хәзер яшьләр...
    2447
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:02
    Теләченең алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тәбрикләнде
    11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан 7 октябрь көнне "Корстон" мәдәни күңел ачу комплексы республикабызның иң-иң алдынгы җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен, игенче-механизатор һәм терлекчеләрен үзенә җыйды. Бәйрәмгә 11 алдынгы чакырулы. Безнең районнан муниципаль район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов җитәкчелегендә Социалистик Хезмәт Герое, ветеран-савымчы...
    1384
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 06:32
    Бәйрәм котлавы
    Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Быел да сез һөнәри бәйрәмегезне рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 22042 гектар мәйданнан 453500 центнер икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр. Һәр гектардан 20,6 центнер уңыш алып, без ындырларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән баета алдык. Аеруча, җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре, "Сөт иле -Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәләренең...
    2032
    0
    0
Реклама