Теләче Информ

11 октябрь 2015 яңалыклары

  • 11 октябрь 2015 - 18:03
    "Ак Барс" командасы "Медвешчак"ны җиңде
    Казанлылар үз бозларында Загребтан килгән көндәшләрен 2:0 исәбе белән отты Казанның "Ак Барс" командасы КХЛның чираттагы матчында үз бозында Загребтан килгән "Медвешчак" хоккейчыларын отты. "Татнефть-арена"да Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле, "Ак Барс" 28 очко туплап, Чиләбенең "Трактор" командасын куып җитте, ул Көнчыгыш конференциядә сигезенче бара....
    2100
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 17:59
    Яшел Үзәндәге ир көмәнле хатынын кыйнап, тәрәзәдән сикергән
    Яшел Үзәндә яшәүче гаиләдә чыккан ызгыш бик кызганыч тәмамланган. 24 яшьлек ир исерек баштан йөкле хатынын кыйнаган. Дөрес, аның 22 яшьлек хатыны да салмыш хәлдә булган. Хатынның борын сөяге сынып, аңа "Ашыгыч медицина ярдәме" хезмәтен чакыртырга туры килгән. Ә ир моның белән генә туктап калмаган, икенче каттан сикергән. Анысы да...
    1418
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 17:50
    Суган эченнән наркотик табыла
    Әлмәтнең төзәтү колониясенә наркотиклар кертергә маташучыны эзлиләр. Билгесез кеше койма аша 8 нче төзәтү колониясе территориясенә суган ыргыта. Гади суган гына булмый ул. Уяу хезмәткәрләр табып алган суган эченнән наркотик табыла. Суганның эченә караңгы төстәге порошоксыман матдә салынган "Димедрол" таблеткасы кабын куйганнар да, кисеме күренмәсен өчен скотч белән ураганнар. Экспертиза...
    1454
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 17:34
    Татарстанда җил-давыл көтелә
    Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, 12 октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кайсыбер урыннарда кар явачак. Юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. Шуңа күрә ЮХИДИ идарәсе машина хуҗаларын юлларда сак булырга чакыра. 13 октябрьдә исә һава торышы татарстанлыларны җил-давыл белән сынарга мөмкин. Көндез һава температурасы 1-4 градус җылы булачак. Аның каравы,...
    2121
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 16:42
    Су астына киткән машинаның йөртүчесе Чаллы кешесе булган
    Мамадыш районы территориясендә М-7 трассасындагы коточкыч һәлакәт турында яңа мәгълүматлар пәйда булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Нократ елгасы төбенә киткән фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар табып ала. Аның шәхесе туганнары ярдәмендә ачыкланган. "Скания" машинасы йөртүчесе - 1987 елгы ир-ат, Чаллыда яшәгән....
    1388
    0
    0
  • 11 октябрь 2015 - 16:31
    Актаныштагы фаҗига: үлгән ирләрнең барысына да 24-27 яшь
    Билгеле булганча, бүген Актаныш районының Бүләк авылы янындагы сулыктан баткан "УАЗ" машинасын чыгардылар. "Буханка" эчендә 7 ир-атның үле гәүдәсе ачыкланды. Бактың исә, аларның барысы да 24-27 яшьлек егетләр булган икән. Болар: 24 яшьлек Дамир Хөснетдинов һәм Алмаз Фәттәхов, 27 яшьлек Данил Каһиров, Алмаз Арсланов, Вадим Мурдагулов, Радик Арсланов. Җиденче батып...
    1222
    0
    0
Реклама