13 октябрь 2015 яңалыклары
-
Казанда суга яшел буяу сала башлаганнар
13-16 октябрьдә Казанда җылы бирү торбаларының төзеклеге тикшерелә. Моның өчен "ТЭЦ-1"" һәм "ТЭЦ-2", "Азино", "Савиново" районнары котельныйлары су магистральләренә яшел төстәге буяу кертәләр. Уранин-А дип аталучы буяу җылылык бирү системасын тикшергәнндә кулланыла һәм Роспотребнадзор тарафыннан аны куллану рөхсәт ителгән. Казан җылылык челтәре оешмасы шәһәр халкыннан фатирларда, шул исәптән, кайнар су...
-
Ноябрьдә Татарстан халкын өстәмә ике ял көне көтә
Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. 1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, 6 ноябрь...
-
Казанда ришвәт алган өч табибны хөкем итәргә җыеналар
Татарстан прокуратурасы җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслаган инде. Эш Казанның Идел буе районы судына тапшырылган. Җинаять эше 44 яшьлек Фәрит Әбүбәкиров, 64 яшьлек Габдулла Миндубаев һәм 43 яшьтәге Лилия Игнатьевага карата кузгатылган. Тикшерү фаразлары буенча, Казанның Авиатөзелеш районы Консультатив-диагностика үзәгендә хирург булып эшләүче Әбүбәкиров, бер хатын-кыздан, танышы - 21...
-
Теләчедә кул көрәше буенча ярышлар үтте
Бу көннәрдә «Батыр» спорт комплексында «Теләче» балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе, Балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә кул көрәше буенча ярышлар үткәрелде. Эшмәкәр Хәким Хәдиуллин призына үткәрелгән ярышта 1998-2000 һәм 2001-2002 елларда туган егетләр, кызлар катнашты.