26 октябрь 2015 яңалыклары
-
Министр белән ачыктан-ачык сөйләшеп булачак
Татарстанда хакимият һәм эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан зур эшләр башкарыла. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект бу максатка ирешүдә мөһим роль уйный. 29 октябрьдә әлеге чара Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак. Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур...
-
Сак булыгыз! Һава торышы үзгәрә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый мәгълүмат таратты. Бүген, 26 октябрьдә, көндезге сәгатьләрдә республикада һава торышы сизелерлек бозыла. Урыны белән юеш кар, яңгыр явачак. Күз күреме 1 000 метрга кадәр кими. Һава торышының көйсезлеге кичке сәгать 6га кадәр дәвам итәчәк. Юлларда игътибарлырак булсак иде. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын...
-
Теләчедә шашка һәм шахмат буенча муниципаль этап ярышлары узды
26 октябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасының укучылар спартакиадасы кысаларында шашка һәм шахмат буенча муниципаль этап ярышлары булып узды. Шашка буенча ярышларда 2001-2002 нче һәм 2003-2004нче елгы укучылар, ә шахмат ярышларында 2001-2002 нче елгы балалар катнашты.
-
Үлүчеләр бар
Түбән Новгородның "Волга" футбол командасы җанатарлары утырган автобусның берсе Ярославльгә "Шинник" ка каршы уенга имин генә барып җитсә, икенче автобус һәлакәткә юлыккан. Иртәнге сәгать 6лар тирәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Беренчел фаразлар буенча, җанатарлар утырган микроавтобуска "Газель" машинасы килеп бәрелгән - йөртүче белән команда җанатары...
-
"Яратып узсын гомер"
Яратырга килдек җиргә, Яратып узсын гомер. Ярата белмәгән күңел Мәңге бәхетле түгел. Яратыйк ил-җиребезне, Туган ил - алтын бишек. Язлы-җәйле гөлбакчаны Яратмаска соң ничек? Яратыйк телне, милләтне, Теле барның - иле бар. Татарның горур тарихлы Болгар дигән эзе бар. Яратыйк һәммә кешене: Саулыгын югалтканны, Бөлгенлеккә төшкәннәрне, Байлыкта коенганны. Яратыйк ата-ананы,...
-
Яңа елга банан бәясе тагын 40 процентка арта
Яңа елга банан бәясе тагын 40 процентка арта. Сентябрьдә банан бәясе бөтен җиләк-җимеш арасында иң югарысы дип табылган, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында. Март аендагы бәяләр рекордын көтәргә кирәкми, дип саный экспертлар. Көз башыннан банан бәясе 16 процентка арткан, диелгән Росстат материалында. Бәяләре арткан башка җиләк-җимеш...
-
Буада игезәкләр тилебәрән орлыгы ашап агуланган
Бу хәл узган атна шимбә көнне була. Буада яшәүче 9 яшьлек игезәк ике ир бала әниләре тәрәзә төбенә куйган тилебәрән үсемлеге орлыгын ашый. Шунда ук аларның хәлләре авырая, балаларны авыр хәлдә дәваханәгә китерәләр, дип хәбәр итә районның "Байрак" газетасы.
-
Бүген Халыкара каенаналар көне
Бүген Халыкара каенаналар, гади генә итеп әйтсәк, тещалар көне билгеләп үтелә. Өлгермәгән булсагыз, сөекле хатыныгызга гомер бүләк иткән әни кешеләрне котлап килергә ашыгыгыз. Усал мәзәкләргә керсә дә, кияү исеме йөрткән һәр кеше каенанасының икенче әни булуы белән килешә торгандыр. Юкка гына: "Гомерлек киңәшче, ярдәмчең булуын теләсәң, каенанаңа карата ихтирамлы, үзеңә...
-
Ноябрьдә пенсияләр иртәрәк киләчәк
Ноябрьнең беренче атнасында Татарстанда бәйрәм яллары көтелү сәбәпле Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия тапшыру көннәрен үзгәртергә мәҗбүр булачак. Чәршәмбе, 4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне һәм җомга, 6 ноябрь, - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм ялы итеп игълан ителүе почта элемтәсе эш графигына да тәэсир итми калмый. Шуңа...
-
Этләр өчен – мәйданчык
Казанның Совет районында урнашкан Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык барлыкка килде. Казанда йорт хайваннарын йөртү өчен урыннар җитмәве үзен нык сиздерә. Казанлылар гадәттә этләрне парк һәм скверларга алып чыгалар. Этләргә йөгерү, сикерү өчен иркен урын кирәк булса да, бер генә хуҗа да әйләнә-тирәдәгеләргә...
-
"Сәнгать төне" якынлаша
Милли музей кунаклары өчен театральләштерелгән экскурсия һәм осталык классы күрсәтелә. Татарстанның Милли музее 3 ноябрьдә "Сәнгать төне" үткәрә. Әлеге чара уңаеннан оештырылган экскурсия "Җан кергән экспозиция" дип атала. "Сәнгать төне Милли музейның барлык филиалларында да уздырыла. Вакыты - 3 ноябрьдә 18:00-22:00 сәгатьләрдә.
-
Теләчедә буйдакларның саны ничә?
Татарстанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең гаилә үзәге инициативасы белән 14 районда өйләнмәгән ир-атларның санын алу үткәреләчәк. 18-60 яшьлек буйдакларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, әлеге сораштыру күп кенә сорауларга җавап...
-
Урра, каникуллар!
2 ноябрьдән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча...
-
Фатирында учак яккан: Яшел Үзәндәге шартлауның сәбәпләре билгеле
Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлавы турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органыннан хәбәр итүләернчә, 32 яшьлек җирле ир-ат шул рәвешле үз-үзен үтерергә теләгән. Ул газ плитәсенең конфоркаларын ачып куйган һәм фатирда учак...