9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Айдар авылында язучы Зифа Кадырова белән очрашу үтте
7 ноябрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында Яраткан язучы Зифа Кадырова белән очрашу үтте. Очрашуда авыл халкы белән беррәттән, күрше тирә авылларда яшәүчеләр дә бик теләп килгән иде.
-
Иске Җөридә юбилярны котладылар
90 яше тулган өлкән кешеләрне өйләренә барып юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә. Иске Җөри авылында яшәп биредә гомер итүче Мәүлинә Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы да 6 ноябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп узды.
-
Иң популяр бала исеме нинди?
Россия, Италия, Словакия, Мексика, Эстония, Чили кебек илләрнең уртаклыгы нидә? Әлеге илләрднең барысында да балаларга иң еш кушылган исем бер үк төрле. София (төрле илләрдә төрлечә: Sofia, Sophia, Sofie, Zsófia) - дөньяда иң еш очраучы кызлар исеме. Белгечләр 49 илнең статистикасын өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Бактың исә, 9 илдә...
-
Татарстанда Мисырга очышларны туктату белән бәйле вазгыять буенча оператив штаб булдырылган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырга очышларны туктату һәм хәзер анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштыруны йөкләде. Ул штаб составына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Түбән Кама хакимиятләре вәкилләре керә. Штаб җитәкчесе итеп ТР вице-премьеры...
-
Республикада терлек саны арткан
Татарстанның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Хөкүмәт йортында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр күп кенә юнәлешләр буенча арту күзәтелгәнлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлекнең саны 745 меңгә җиткән, алар арасында 245 мең баш сыер -, 443 мең баш дуңгыз исәпләнә. Ә сарык һәм кәҗәләр саны...
-
Казанның "Рубин" футбол командасы Самараның "Крылья Советов" командасын отты
Казанның "Рубин" футбол командасы Россия чемпионатының 15 нче турында Самараның "Крылья Советов" командасын отты - 2:0. Әлеге матч Казанның Үзәк стадионында узды. Казанлылардан ике тупны да Гекдениз Карадениз кертте. Шунысы игътибарга лаек: голлар авторы икенче тапкыр уңышка ирешкәч, башына түбәтәй алып киде һәм тамашачыларга баш иде. Әлеге җиңүдән соң "Рубин"...
-
Татарстанда полиция хезмәткәрләре өч кешене кыйнаган
Сентябрьдә Зәйдә яшәүче кеше полиция хезмәткәренә суккан. Закон буенча ЭЭМ әгъзасына һөҗүм итәргә ярамый. Ләкин полиция хезмәткәренең хезмәттәшләре законга каршы килеп, әлеге кешедән үч алырга булганнар. Эш материаллары буенча, полиция хезмәткәрләре алдан ук үч алырга планлаштырган. Өч тоткарланучыга - көч кулланучы, аның абыйсы, танышы - карата полиция хезмәткәрләре көч кулланган,...