21 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген, 21 ноябрь көнне Югары Мәтәскә авылында булган Аулак өйдән экспресс-репортаж
Бүген, 21 ноябрь көнне Югары Мәтәскә авылы мәдәният йортында күңелле җырлы-моңлы концерт булып узды. Авыл үзешчәннәре башта Аулак өй уйнап күрсәттеләр. Аннан соң исә концерт җыр-биюле номерларга үрелеп барды. Әлеге чара районыбызда дәвам итүче "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән фестиваль кысаларында үтте. Фестиваль булгач бәяләүчеләре дә була, Мәтәскәгә дә Теләчедән...
-
Аерылыргамы, аерылмаскамы?
Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия парламентына шул хактагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Бу хакта төрле кешеләр нинди фикердә соң? Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Бүгенге көндә җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый җиңел карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп яшисе урынга тизрәк...
-
2015 елның 10 аенда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында 189,4 миллиард сумлык продукция җитештерелгән
Шуларның 111,7 миллиарды сумы - терлекчелек, ә 77,7 миллиарды игенчелек тармагынада, дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Әйтергә кирәк, быел хуҗалыклар, узган елның шушы ук дәвере белән чагыштырганда, акчалата керемне 15 процентка - 67,8 миллиард сумга күбрәк алган. Ит сатудан алынган керем 28 миллиард сум, сөттән...
-
Татарстанда ике кеше боз астына китеп, батып үлгән
Үткән тәүлектә республикада ике кеше балык тотканда су астына китеп, батып үлә. Татарстан суларында боз ката башлаганнан бирле бу инде дүртенче шундый очрак. 15-21 ноябрьдә республиканың су объектларында кеше үлеменә китергән дүрт шундый очрак теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, тагын икесен коткарып калганнар, дип хәбәр итә республика матбугат агентлыгы. Фаҗигале...
-
Казанның Декабристлар урамында табылган шикле пакетта шартлаткыч булмаган
Бүген Казанның Декабристлар урамындагы бер тукталыш янында кешеләр шикле хуҗасыз пакет таба. Уяу казанлылар бу хакта хокук саклау органарына 12 сәгать 46 минутта хәбәр итә. Шуннан соң урамның бу өлеше ябыла, шикле пакетны тикшерергә махсус белгечләр килә. Ләкин Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе белдергәнчә, хокук саклаучылар үткәргән тикшерүдән соң шикле...
-
Алтынчы һәм икенче урыннарда
Район үзәк хастаханәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән ун айлык хезмәт күрсәткечләре буенча гомуми рейтингта - алтынчы, халкы 30 мең кешедән ким булган районнар арасында - икенче урында тора.
-
Безнекеләр дә катнаша
21-22 ноябрь көннәрендә Казанда «Ак Барс» көрәш Сараенда узачак билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенә илебез данын яклап Раил Нургалиев, республикабыз өчен Илдар Гыйниятуллин, Ленар Гатауллин һәм Муса Галләмов көрәшәчәк. Егетләргә уңышлар телибез!
-
Халыкны кабул итәчәк
24 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Габделәхәт кызы Садыйкова шәхси сораулар белән районыбыз халкын кабул итәчәк. Кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт) муниципаль район башлыгы урынбасары бүлмәсендә үткәреләчәк.
-
21 ноябрь – Салым органнары хезмәткәрләре һәм бухгалтерлар көне
Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм бухгалтерлар! Сезне һөнәри бәйрәмнәрегез белән ихлас котлыйбыз! Билгеле булганча, район бюджеты һәм акча әйләнеше сезнең фидакарь нәтиҗәсендә туплана һәм көйләнә. Бу инде бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә бер тоткарлыкларсыз хезмәт хакы түләргә, исәп-хисап эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Хезмәтегез сездән зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә. Хәер,...