23 ноябрь 2015 яңалыклары
-
26 ноябрь көнне Теләче үзәк хастаханәсендә Донорлар көне була
26 ноябрь көнне Теләче үзәк хастаханәсендә Донорлар көне була. Бу көнне иртән башкалар сәламәтлегенә битараф булмаган, теләге булган кешеләрне кан бирергә чакырабыз. Кан тапшыручылар ике көн алдан әче ризык ашамаска тиеш, алкоголь куллану тыела
-
Ирек Баһман вафат...
Театр сәнгате зур югалту кичерә. Бүген иртән Камал театры артисты, ТР халык артисты Ирек Баһман вафат булган. Ирек абый Баһман 1932 елның 6 гыйнварында Әлмәттә дөньяга килгән иде. 1964 елдан - Татар академия театрында хезмәт куйды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрьдә, сәгать 10да Камал театры бинасында узачак. Аны яңа...
-
А321 самолетындагы бомба 15 яшьлек кыз утыргычы астында булган
Шартлау 30А яки 31А урынында булган дип фараз кылына. Белгечләр ачыклаганча, террорчылар тарафыннан бомба А321 бортында 15 яшьлек кыз бала утырган кресло астына урнаштырылган булырга мөмкин. Шулай ук, икенче фараз буенча, бомбаның 78 яшьлек хатын-кыз утырган кресло астына куелуы да ихтимал, диелә. Бу хакта кеше тәненә химик анализ үткәрү нәтиҗәсендә...
-
Идел буе физик культура, спорт туризм Академиясендә укучы якташ студентлар белән очрашу
Идел буе физик культура, спорт туризм Академиясе белән Теләче районы арасында дуслык күпере сузылган. Ел саен Академиядә белем алучы Теләче районы студентлары белән районыбыз җитәкчелегенең аралашып күрешүе матур традициягә керде. Быел да бу очрашу оештырылды һәм бик матур гына узып та китте. Әлеге очрашу турындагы тулырак язманы сез газетабызның киләсе...
-
Терроризм һәм экстремизмга каршы
21 ноябрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында райондагы терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта райондагы мөһим объектларның торышы буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән район полиция бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов таныштырды. Мөһим объектларның торышы һәм күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерү буенча элемтә челтәре җитәкчесе Илнур Низамов, 7 номерлы...
-
Раил Нургалиев дөнья ЧЕМПИОНЫ һәм башка нәтиҗәләр
2015 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча 13 нче, корәш буенча 4 Дөнья чемпионаты узды. Россия командасы составында Теләче районы егетләре дә катнашты - Раил Нургалиев, Илдар Гиниятуллин, Ленар Гатауллин һәм Муса Галләмов. Классик стильдә 75 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Гиниятуллин Илдар - 2...
-
21 ноябрьдә "Батыр" спорт комплексында узган мини-футбол ярышларының нәтиҗәләре
21 ноябрь көнне "Батыр" спорткомплексында 2005-2006 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй "Президент спорт уеннары" ның муниципаль этабы узды. Ярышлар "Цереком" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасы призына үткәрелде. Ярышларда Теләче, Баландыш, Үзәк, Сауш, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри мәктәпләреннән 10 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Теләче мәктәбеннән...
-
"Нефтехимик" командасы "Трактор"ның баш тренерын "эшеннән азат итте"
Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы үз бозында Чиләбенең "Трактор" командасын тар-мар итте - 3:0. Әлеге җиңү Владимр Крикунов шәкертләренә 51 нче очконы китерде. Шулай итеп, "Нефтехимик" көнчыгыш конференциядә 7 нче урынга күтәрелде. Ә Чиләбе командасы чит мәйданда инде 6 уен рәттән җиңүгә ирешә алмый. КХЛ. Регуляр чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) -...
-
Томан, яңгыр һәм 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Атнаның беренче көне яңгыр һәм пыскак яңгырлы булачак. Урыны белән томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, вакыты белән көчәючән җил исә. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Казанда көн...
-
Ә Айдар авылында "Сепарат аерту өмәсе" уздырдылар!
6 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында " Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип аталган конкурс -фестиваль булып узды. Бу көннәрдә икеләтә бәйрәм булганлыктан Айдар мәдәният йортында буш урыннар табуы кыен булыр иде. Әйе, бик яратып һәм кызыксынып карый авыл халкы үзенең авылдашлары куйган һәрбер концерт-тамашаны.Әйтеп китәргә кирәк, Айдар мәдәният йортында кабатланмас...