Теләче Информ

24 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2015 - 12:56
    Көрәшчеләр 25 медаль яулады
    20-22 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узуы турында хәбәр ителгән иде инде. Йомгак ясап, медальләрне дә санарга вакыт җиткәндер. Ярышларның беренче көнендә Россия данын яклаучы спортчылар - Марат Купкенов, Рамил Синәкәев, Дим Хәйруллин, Наил Мөхәммәтҗанов, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов көрәш...
    642
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 12:51
    Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Грозныйга килде
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечен Республикасына килеп җитте. "Грозный" аэропортында аны Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечен Парламенты рәисе Магомед Даудов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Грозныйда Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Татарстан...
    627
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 12:44
    Алабугада хатын-кыз полиция хезмәткәре атылып үлгән
    Әлеге факт буенча хезмәт урынында тикшерү эше кузгатылды. Бүген Алабугада хезмәт автомобилендә хатын-кыз полиция хезмәткәренең үле гәүдәсе табылган. Беренчел фаразлар буенча, ул үз-үзенең башына аткан. Аның 1988 елгы икәнлеге әйтелә. Тикшерү эше дәвам итә. intertat.ru
    686
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:29
    25 ноябрьдә узачак Китап Бәйрәменә чакырабыз!
    2015 ел әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияте Теләчебездә "Китап бәйрәме" дигән әдәби-мәдәни чара үткәрә. Әлеге чара 25 ноябрь көнне Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин, якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Заһретдин...
    712
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 11:06
    Теләче Балалар иҗат үзәге беренче өчлектә (49 конкурсант арасында)
    Шушы көннәрдә өстәмә белем бирү оешмаларының республикакуләм конкурсына нәтижәләр ясалды. Конкурста Татарстан Республикасының 27 территориясеннән 49 эш каралды. Күппрофильле өстәмә белем бирү оешмалары номинациясендә үзенең эш тәҗрибәсе материаллары белән Теләче муниципаль районыннан Балалар иҗат узәге катнашты. Балаларның иҗатын үстерудә уңышлы алшартлар тудыруда үзенчәлекле эш методлары куллануын искә алып, оештыру комитеты...
    739
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 10:10
    Төркия гаскәриләре Россия очкычын бәреп төшергән (ВИДЕО)
    Төркия һава юлларын бозу сәбәпле, Сүрия белән Төркия чигендә Россиянең Су-24 истребителе бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Һөҗүм иткәнче төрек гаскәриләре берничә тапкыр кисәтү ясаган, шул сәбәпле Россия очкычының ике пилоты да катапульт ярдәмендә үзләрен коткарырга өлгергән. Хәзерге вакытта бер пилот Сүрия төрекмәннәрендә тоткынлыкта, икенчесен Төркия гаскәриләре кулга...
    660
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 10:04
    Рөстәм Миңнеханов хоккейда 6 алка, Алексей Морозов 4 алка кертте
    Матч Казанның Спорт сараенда Татарстан салым органнарына 25 ел тулу уңаеннан уздырылды. Рөстәм Миңнеханов "Татарстан" командасы өчен чыгыш ясады. Каршы як команда - "Спортима" составында да танылган шәхесләр җитәрлек иде. Алар арасында РФ Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин һәм "Ак Барс"ның элеккеге капитаны, хәзер Яшьләр хоккей лигасы башкарма директоры...
    676
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 08:16
    ВИЧ һәм гепатитка тест үткәрәләр
    20 - 27 ноябрь көннәрендә Европакүләм ВИЧ һәм гепатит юклыгын ачыклау өчен тест үткәрү атналыгы бара. Бөтен больницаларда да бу атналыкта ВИЧка һәм гепатитка анализлар кабул иту оештырыла. Безнең Теләче үзәк больницасында да 20 -27 ноябрь көннәрендә процедура кабинетында ВИЧ һәм гепатитның барлыгын-юклыгын ачыклаучы анализлар алалар.
    740
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 06:19
    Греция башкаласында шартлау булган
    Шартлау Афинадагы офис бинасы янында иртән - җирле вакыт белән 3:30 сәгатьтә булган. Бизнес-үзәкнең шартлау аркасында тәрәзәләре коелып төшкән, диелә ТАСС хәбәрендә. Үлүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк. Шартлаткычның офиска керү юлында, рюкзакка яшереп куелганлыгы билгеле булган. Аны таймер ярдәмендә шартлатканнар. Шунысы игътибарга лаек: әлеге хәл булырга ярты сәгать кала җирле...
    481
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 06:11
    "Яшь вәгазьче" конкурсы башлана
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, Россия ислам университеты һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла. Аннары...
    649
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 06:03
    Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" компанииясе җитәкчелеге белән очрашты
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерде Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, элегрәк яклар Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашкан булганнар. Хәзерге вакытта Saint-Gobain компаниясе, "Шишеджам" Төркия холдингы белән бергә, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә...
    656
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 05:53
    Прайс-лист
    Исәнмесез, сайтыбызның хөрмәтле кунаклары! Әлеге биттә сез "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларында ничек итеп реклама яки игълан-белдерүләр бирергә була, дигән сорауга җавап таба аласыз. "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге карамагына "Теләче" газетасы һәм әлеге сайт керә. Әлеге ике мәгълүмат чарасында да сез реклама һәм белдерүләр бастыра аласыз. Безнең белән...
    549
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 05:39
    Татарстанда бераз суыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың кайбер районнарында көндез явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Юлларда бозлавык булу ихтималы бар. Татарстанда һава температурасы бераз гына түбән төшә...
    547
    0
    0
  • 24 ноябрь 2015 - 05:06
    Чувашиядә узган панкратион буенча ярышларда теләчелеләр уңышка иреште
    21 ноябрь көнне Чувашия Республикасының Новочебоксар шәһәрендә кул сугышы төре - панкратион буенча Республика беренчелеге булып узды.Бу ярышларда Теләче мәктәбе укучылары Салимова Анастасия, Кадреева Екатерина катнашты. Уеннар нәтиҗәсендә: Кадреева Екатерина - 1урында Салимова Анастасия - 2 урында. Белоусова Виктория көндәше булмау сәбәпле, ярышларда катнаша алмады.
    719
    0
    0
Реклама