4 декабрь 2015 яңалыклары
-
4 декабрь 2015 - 11:0490 нчы елларда булмаган хәл: Санкт-Петербургта полиция машинасын утка тотканнарСанкт-Петербургта билгесез кешеләр полиция автомобиленә ут ачкан. Әлеге хәл Маршак урамындагы юлда, бүген сәгать 11 тулып киткәч булган. Кайбер мәгълүмат чыганаклары, хокук сакчылары сүзләренә сылтама белән бер плиция хезмәткәренең үлүен, бересенең яралануын хәбәр итә. Автомобиль транспорт полициясенең ОМОН отрядына караган, диелә. Җинаятьчеләр Калашников автоматыннан ут ачкан, аннары Hyundai Accent машинасына...
-
4 декабрь 2015 - 10:43Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен район мәдәният йортында узган чарадан аудио һәм фото репортажЕл саен декабрьнең беренче ункөнлегендә районыбыз җирлекләрендә инвалидлар ункөнлеге уза. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен үткәрелгән төп чара кичә, 3 декабь көнне район мәдәният йортында узды. Биредә спорт уеннары, балалар өчен уеннар узды, концерт программасы куелды. Бирегә кыш бабай белән кар кызы да килеп, балаларны сөендерде. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты...
-
4 декабрь 2015 - 10:29Баландышта ярдәмгә мохтаҗлар кайгырту күреп яши2 нче декабрь инвалидлар декадасы уңаеннан, Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры һәм ветераннар Советы рәисе берлектә, авылдашыбыз, 1 нче группа инвалид Тимербаев Хәмит абыйның хәлен белеп аларның өйләрендә булдык. Аңа кучтәнәчләр, яңа китаплар - журналлар илттек, изге теләкләр теләдек. Хәмит абый бик шат күңелле кеше, беркайчан да төшенкелеккә бирелми,...
-
4 декабрь 2015 - 10:12“Ана бәхете” программасы турында (радио тапшыруы)"Теләче" радиосында "Бездә кунак бар" сәхифәсендә район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең педагог-психологы Зиннатова Гөлшат Рәфкат кызы. Аның белән әңгәмәбез йөкле хатыннар белән эшләп килүче "Ана бәхете" программасы турында. Тапшыру эфирга 2 декабрь көнне чыкты. Тапшыруны Лилия Кыямова әзерләде һәм алып барды.
-
4 декабрь 2015 - 07:34Ямбулатта солдат егетне зурлап каршы алдылар2 декабрь көнне Ямбулат авыл клубында "Исән йөреп,сау кайттыңмы солдат?" исемендә армия сафларында хезмәт итеп кайтучы Нигъмәтҗанов Рәдис Рамиль улын каршы алу кичәсе үтте. Авыл халкы солдатны бик сагынып көткән. Зал шыгрым тулы иде. Соңыннан Олы Мәтәскә авыл җирлегенә караган мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр көче белән Р. Җиһаншинаның "Сөйдергеч...
-
4 декабрь 2015 - 07:233 декабрьдә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында булып узган баскетбол ярышларының нәтиҗәләре3 декабрь көнне Теләче мәктәбе базасында 1998 нче елгы һәм яшьрәк кызлар арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында баскетбол буенча 2015-2016 уку елы сезонында муниципаль этап ярышлары булып узды. Ярышларда районның Алан, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Теләче һәм Үзәк мәктәбе командалары катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын: Алан...
-
4 декабрь 2015 - 07:00Нәрсә ул терроризм?Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш...
-
4 декабрь 2015 - 05:54Иске Җөри мәктәбенә 50 елИске Җөри урта мәктәбе эшли башлауга 4 декабрьдә 50 ел тула. 1965 елның бу көне бик истәлекле һәм шатлыклы булып санала. Чөнки моңа кадәр авылда башлангыч мәктәп кенә була. Сигезеллык белем алырга укучылар Урумширмә авылына йөреп укыйлар. Кыш көне аларны, җигүле атлар яки тракторга көйләнгән чана белән йөртәләр. Балаларны шушы...
-
4 декабрь 2015 - 05:33Халыкны нәрсә борчый?Беренче декабрь көнне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе туган көнен билгеләп узды. 2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне партия вәкилләре бөтен ил буенча халыкны Бердәм кабул итү көнен үткәрде. Безнең районда җирлек һәм район халкын Олы Мәтәскә авылында Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев кабул итте. Кабул итү чарасында 7...