Теләче Информ

5 декабрь 2015 яңалыклары

  • 5 декабрь 2015 - 15:36
    «Теләчеагрохимсервис» үзенең ветераннарын онытмый
    «Теләчеагрохимсервис»ның ветераннар Советы һәм җитәкчелеге шушы көннәрдә үзләрендә эшләп чыккан сәламәтлекләре чикле 20 хезмәткәрнең йортларында булып, күчтәнәчләр тапшырып, хәлләрен белешеп кайткан. Бу изге эштә профсоюз оешмасы җитәкчесе Әмир Шакиров башлап йөргән. Әлегедәй чаралар һәр оешма өчен күркәм үрнәк булып тора.
    1181
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 15:13
    “IT-чемпион” җиңүчеләре билгеле булды - Теләче районыннан өч укучы җиңүчеләр исемлегендә
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә. "IT-чемпион-2015" бәйгесенең беренче этабында Татарстанның 1...
    1063
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 08:38
    Кукмарада юл фаҗигасендә 9 кеше зыян күргән
    Кичә, сәгать 15.20ләр тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 8нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. "Узып китү тыела" дигән юл билгесенә игътибар итмичә юлның каршы як полосасына чыккан чит ил автомобиле шоферы берьюлы ике автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә әлеге автомобильнең биш кешесе (икесе балигъ булмаган), ә...
    1201
    0
    0
  • 5 декабрь 2015 - 05:45
    Олы Нырсы фермерлары: “Киләчәккә өметләнеп эшлибез”
    Бүген район крестьян-фермер хуҗалыкларында 703 мөгезле эре терлек бар. Былтыргыга караганда бу сан 188 башка (137%ка) артык. Савым сыерларыныкы 80 башка арткан. Хәзер фермерлар 268 баш сыер сава. Шулай ук сарыкчылык тармагы да үсеш кичерә. Аларның саны 158 башка (үсеш 119% ) арткан. Бүген фермер хуҗалыкларында 976 баш сарык асрала....
    831
    0
    0
Реклама