Теләче Информ

30 декабрь 2015 яңалыклары

  • 30 декабрь 2015 - 12:01
    Медведев Татарстанда санкция кагылмаган Төркия инвесторлары исемлеген раслады
    Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белгечләрен эшкә җәлеп итү рөхсәт ителгән Россия компанияләренең исемлеген расланды. Алар арасында производстволары Татарстанда булган 9 оешма бар. Бу исемлек башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм федерация субъектларының башкарма хакимияте органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырылган, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында дөнья...
    600
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 11:43
    Татарстанда куркыныч йөк төягән машина һәлакәткә юлыккан
    Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә булган. М-7 трассасының 940 нчы чакрымда ике йөк машинасы бәрелешә. Һәлакәткә юлыккан машиналарның берсе - ягулык ташучы техниканың Казанга таба барышы булган. Беренчел фаразлар буенча, Кайбыч районы кешесе идарә итүендәге машина, йөртүчесенең руль артында йокыга китүе сәбәпле, каршыга хәрәкәт итүче Екатеринбург кешесе идарәсендәге икенче транспорт чарасына...
    618
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 11:34
    Балык Бистәсендә бер хуҗалык 73 болан асрый
    Балык Бистәсе районы читендә урнашкан Степановка авылына боланнар кайтартылган. Шомбыт авыл җирлегенә керүче, табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан әлеге төбәктә инде яшәүчеләр калмаган. Менә шул авылны, районга туристларны күбрәк җәлеп итү максатыннан, эшмәкәр егетләр 167 гектар җирне рәсмиләштереп "Кыргый табигать" дип исемләнгән крестян-фермер хуҗалыгы оештырган. Фотолар һәм чыганак: intertat.ru
    799
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 11:06
    Теләче районы китапханәләре турында радио тапшыруы
    Узып баручы 2015 ел - Россиядә әдәбият елы уңаеннан Теләче җирлекара китапханә директоры Резеда Миннехан кызы Дәүлиева белән әңгәмә. Әңгәмәдәш Алсу Җиһаншина
    1431
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 10:58
    30 меңнән артык татарстанлыга чит илгә чыгу тыелган
    Татарстанда 30 мең 563 бурычлы татарстанлыга республиканың суд приставлары тарафыннан чит илгә чыгу тыелган. Шулардан 11 мең 165е - алимент түләмәүчеләр. Ел дәвамында 4542 әҗәтле гомуми 580 млн сумлык бурычын тулысынча каплаган. Аларга карата чит илгә чыгуны чикләүләр гамәлдән чыгарылган. Әлеге мәҗбүри чара бурычларны түләткәндә суд приставлары арсеналындагы иң нәтиҗәле...
    635
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 10:30
    Чит илләрнең меңнән артык гражданы Татарстаннан үз илләренә кайтарып җибәрелгән
    Быел Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә судлардан чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны махсус учреждениеләргә озату турында 1164 карар килеп ирешкән. 1084 мигрант суд приставлары тарафыннан Россия Федерациясе дәүләт чикләренә кадәр озатылып, үзләренең илләренә кайтарып җибәрелгән. Декабрь аенда гына да, суд приставлары ярдәмендә, РФ миграция законнарын бозган...
    590
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 10:04
    "Теләче" редакциясендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды
    Бүген, 30 декабрь көнне "Теләче" редакциясендә үзебезнең хезмәттәшләрнең балалары һәм оныклары өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә килгән сабыйлар җырладылар-биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Иң башта, Кыш бабайны балалар янына җибәрмәс өчен Убырлы карчык төрле хәйләләр корып караган иде дә, әмма аның бер хәйләсе дә барып чыкмады, Кыш...
    732
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 07:05
    Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның уңышлары - бөтенебезнең уртак тырышлыгы
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2016 елда халкыбызга бердәмлек, тыныч тормыш теләде. Якынлашып килүче Яңа 2016 ел алдыннан Татарстан Президенты телекамералар алдында киләсе елда күпләрне борчыган һәм кызыксындырган көнүзәк мәсьәләләргә үз фикерен белдерде. 29 декабрь кичендә республиканың «ТНВ» һәм «Эфир» телеканалларында уздырылган туры эфирда Рөстәм Миңнеханов гади халыкны яшәү урыны...
    615
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 06:59
    Аксубайда бала шуклыгы аркасында чыккан янгында кеше гомере өзелгән
    28 декабрь кичендә Аксубай районы Урмандеево авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Коткару хезмәтенә бу хакта 19:36 сәгатьтә хәбәр ителә. Хәбәр кергәннән соң 6 минут узу белән гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр килеп тә җитә. Йортның эчен һәм түбәсен ялкын камап алган була. Янгын сүндерүчеләрне күршедә яшәүчеләр каршы ала. Алар...
    591
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 06:55
    Төбәкләр җылылык бирү сезонын озайту мөмкинлегенә ия булды
    Россия Хөкүмәте төбәк хакимиятләренә үзәкләштерелгән система буенча җылылык җибәргән һәм туктатканда федераль кагыйдәләрдә каралган вакыттан тайпылу хокукын бирде. Бу хактагы карар РФ Хөкүмәте сайтында бастырылды. Бүген Россиядә торак йортларга җылылык бирү сезоны биш көн дәвамында уртача тәүлек температурасы 8 градус җылыдан түбән булганда башлана. Ә температура биш көн дәвамында 8...
    623
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 06:36
    Яңа ел төнендә Татарстанда 26 градуска кадәр салкынайта
    2015 елның 31 декабреннән 2016 елның 1 гыйнварына каршы төндә Татарстанда салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина. 31 декабрьдә республика районнарында температура 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, 1 гыйнварда 28 градуска кадәр салкынайтачак. Казанда 1 гыйнварда 19-21 градус...
    618
    0
    0
  • 30 декабрь 2015 - 06:29
    Ришат Төхфәтуллин концертына мөфти килгән
    Эстрадабызның моңлы сандугачы Ришат Төхфәтуллинның Уфадагы концертына Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин килгән. Дин әһелләрен, бигрәк тә, баш мөфтине, көн дә концертта күреп ияләнмәгәнбез. Ришат өчен дә Тәлгать хәзрәтнең килүе көтелмәгән, әмма күңелле вакыйга булган. "Мөфтине махсус чакырмадым, үз теләге белән концертыма килгән. Сәхнәгә чыгып җылы...
    588
    0
    0
Реклама