6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Россия Президенты йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итәргә кушты
РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды. Шулай итеп, Россия Хөкүмәте быелның 1 апреленә кадәр әлеге тәкъдимне җиренә җиткереп башкарырга тиеш була. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Моннан тыш Министрлар Кабинеты юл фонды кеременең күпмегә кимүен һәм...
-
Биектау районында бәйрәм табыны күңелсез тәмамланган
Кичә, 5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркая да эшләмәүче кеше булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта хәлдә зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач,...
-
6 января 2015 года на хоккейной коробке в с.Тюлячи ДЮСШ «Тюлячи» провела турнир, приуроченный 25-летию воссоздания Тюлячинского муниципального района
На основании положения о проведении Рождественского турнира по хоккею с шайбой среди юношей 2002 г.р. и моложе , 6 января 2015 года на хоккейной коробке в с.Тюлячи ДЮСШ «Тюлячи» провела турнир, приуроченный 25-летию воссоздания Тюлячинского муниципального района. Всего участвовало 5 команд , 49 учащихся. Тюлячи 12 учащихся Шадки 13 учащихся...
-
Хоккей буенча Районара турнирда теләчелеләр беренче өчлектә
4 гыйнвар көнне Арча Боз сараенда алкалы хоккей буенча районара турнир булып үтте. Теләче спорт мәктәбе тренеры Галимов Нияз җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да катнашты һәм 3 урынга лаек булды. Уеннар нәтиҗәсе: 1 урында-Арча 2 урында-Кукмара 3 урында-Теләче 4 урында-Балтач командалары.
-
5 гыйнварда "Батыр" спорт комплексында узган бадминтон ярышларының нәтиҗәләре
2016 елның 5 гыйнварында "Батыр" спорт комплексында Теләченең район буларак оешуына 25 еллыгы уңаеннан 19 яшьтән 40 яшькә һәм 41 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш төрләрдә үтте. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: Хатын-кызлар арасында ялгыз төрдә: 1 урын: Зөлфия Салихова (Теләче мәктәбе)...
-
Түбән Камада бер кичтә ике "террорчы" тоткарланган
Кичә, 5 декабрьдә, "бомба" куелу турында Түбән Каманың полиция бүлегенә ике тапкыр хәбәр җиткергәннәр. Ике очрак буенча да "террорчылар" "кайнар эздән" тоткарланган. Беренче шалтырату "112" хезмәтенә 18:40 сәгатьтә булган. Шалтыратучы ир-ат 59 яшьлек каенатасының "Лада Гранта" автомобиленә шартлаткыч куелуы, әлеге машинаның Чирмешән районына таба юл тотуын хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре...
-
Татарстанда салкыннар саклана
Синоптиклар фаразынча, бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, юлларда - бозлавык. Республика буенча температура 11-18 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 23 градуска кадәр. Көндез 11-16 градус салкын булса, көнчыгыш районнарда - 19 градуска кадәр нульдән түбән. Раштуа төнендә Татарстанда болытлы һава, күпчелек...
-
Россиянең хоккейчы яшьләре "алтын"сыз калды
Россиянең яшьләр хоккей җыелма командасы дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Валерий Брагин шәкертләре финалда өстәмә вакытта боз хуҗалары - Финляндия командасына оттырды - 3:4. Россия хоккейчылары төркем этабында Финляндия командасын откан булса да (6:4), финалның фавориты саналмады. Шуңа да карамастан, безнең яшьләр әздән генә могҗиза тудырмый калды - 2:3 исәбен...