7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Трассада туңып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар
Ишеткәнсездер, берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән. 4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар....
-
Яңа елдан нәрсәләр яңача булачак?
Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары»...
-
Сочида ял итсәң – хөкүмәт акча түли?!
Тиздән Россия курортларына ял итәргә барган россиялеләр ялга киткән акчаларының бер өлешен кире кайтара алачак. Мондый карарга Ростуризм агентлыгы килгән. Бары тик акча белән генә кызыксындырып, Россия туризмын күтәреп була дип саный алар. Ягъни юллама һәм юлга киткән чыгымнарның россиялеләр 13 % ын кире кайтара алачак. Салым кодексына якын арада...
-
"Ел студенты-2015" финалистлары билгеле
Ел саен уздырыла торган бәйгедә 19 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. "Ел студенты-2015" конкурсында катнашыр өчен Татарстанның 19 шәһәреннән 473 гариза кабул ителгән. Иң активлары: Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт һәм Казан. Беренче этапта жюри портфолиоларны тикшерде, аннан узган һәр катнашучы үзен һәм проектын тәкъдир итте. Иң популяр номинацияләр дип...
-
Раштуа - сафлык бәйрәме!
Раштуа - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм - Раштуаны бәйрәм итә. Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Бәйрәм уңаеннан православ динендәгеләр 6...