Теләче Информ

11 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 11 гыйнвар 2016 - 14:43
    Казан – Шәмәрдән юлында һәлакәт: кеше гомере өзелгән
    Юл-транспорт һәлакәте кичә,10 гыйнварда 15:30 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында - Питрәч районы биләмәсендә булган. Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә. "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек...
    708
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2016 - 10:36
    7 гыйнвар көнне узган хоккей буенча Раштуа турниры турында
    7 гыйнвар көнне Теләче һәм Иске Җөри авылларындагы хоккей мәйданчыклары кайнап торды. У көнне узган спорт бәйгесендә 12 команда катнашты. Раштуа турнирларына узган хоккей ярышлары аеруча кызу барды. Әлеге ярышларда Теләче һәм Иске Җөри командалары бик матур уен күрсәттеләр. Ял көне булгангамы, хоккей карарга шактый кеше килгән иде. Уенчылар да...
    801
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2016 - 07:15
    "Бердәм Россия" Кыш бабае бүләк өләште
    Яңа ел бәйрәмнәрендә "Теләче" радиосында балалар өчен "Бердәм Россия" Кыш бабае бүләк өләшә" дип исемләнгән акция узды. Акция барышында балалар радиога шалтыратып, үзләре иҗат иткән шигырь-әкиятләрне сөйләргә тиеш иде. Акциядә балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп катнашты. Акциянең җиңүчеләре Теләчедән Ильмир, Айдар авылыннан Таңсылу һәм Казаклар авылыннан Айсинә. Соңыннан җиңүчеләргә...
    1221
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2016 - 06:17
    7 гыйнвар көнне Теләчедә Раштуа бәйрәме оештырылды
    7 гыйнвар көнне Теләченең Үзәк чыршысы янында Раштуа бәйрәме узды. Әлеге чарада район халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Аеруча балалар өчен искиткеч, могъҗизалы бәйрәм булды быелгы Раштуа. Эльмира Әхмәтҗанова Автор фотолары
    729
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2016 - 05:48
    Мәктәптә “3ле”гә укучылар өчен вузларга юл ябылырга мөмкин
    Киләчәктә мәктәптә "3ле"гә укучылар өчен вузларга юл ябылырга мөмкин. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аттестатында "3ле" булганнарны югары уку йортларына кабул итмәскә дигән тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, андый абитуриентлар вуз программасын үзләш­те­рә алмый. Мондый чикләү­ләрдән файда булырмы соң? - Югары белем алу мөм­кинлеге бетмәячәк. Әмма студентларны әзерләүгә таләпләр...
    588
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2016 - 05:38
    Яллар бетте, алда – яллар көтә
    Россия халкы дөньяда иң күп ял итүче булса да, никтер буш вакыт җитмәүгә бездән дә күбрәк зарланучы юк кебек. Югыйсә, бу яңа елны да озын-озак яллар белән башлап җибәрдек. 2016 елда Татарстанда безне 123 ял көне, шул исәптән 18 бәйрәм ялы һәм өстәмә 5 ял көне көтә. Германиянең GfK компаниясе...
    658
    0
    0
Реклама