Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция эпидемиясен кисәтү өчен Горький тимер юлы станцияләрендә авыру пассажирларны поезддан төшереп калдырачаклар.
Горький тимер юлы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород, Киров, Ижау, Казан-1, Казан-2, Владимир, Яңавыл, Канаш, Котельнич станцияләрендә шушы көннәрдә медпунктлар урнаштырылачак. Әгәр дә пассажирның авырганлыгы ачыкланса, медиклар аны хастаханәгә озатачак....