9 февраль 2016 яңалыклары
-
8 февраль көнне Теләченең ДОСААФ базасында районның мәктәп оешмалары арасында Спартакиада узды
8 февраль көнне Теләченең яңадан оешуына 25 еллыгы уңаеннан Теләченең ДОСААФ базасында "ФОРПОСТ" тәртип саклау буенча районның мәктәп оешмалары арасында Спартакиада узды. Ярышларда районның 9 мәктәбе катнашты. Спорт төрләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: Юл йорү кагыйдәләрен белү буенча: Малайлар: 1 урын: Хәйретдинов Илназ (Олы Нырсы) 2 урын: Мөлеков Динар (Теләче)...
-
Әтисен суйган малайны 8,5 елга хөкем иткәннәр
33 яшьлек ир-ат шуның кадәр гомерен каты режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак. Ул Әгерҗе районында әтисе белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп туган бәхәс вакытында аңа 18 тапкыр пычак белән кадый. Алган җәрәхәтләрдән әтисе урында ук үлә. Улы гаебен тулысы белән таный. Әлмәт Таңнары
-
Татарстанда имамның эзсез югалуы уңаеннан җинаять эше кузгатылды
Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул - "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять билгеләре буенча (ике һәм аннан...
-
Исерек хәлдә рульгә утыручылар... кеше үтерә
2015 елда Татарстанда исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүчеләр тарафынннан кылынган юл-транспорт һәлакәтләре саны бераз кимегән. Кызганыч, әлеге төр аварияләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны ике тапкырга (!) күбрәк... Билгеле булганча, ЮХИДИ идарәсе алкоголь кулланган хәлдә кылынган юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәшкә зур игътибар бирә. Тик бу өлкәдәге вәзгыятьне һаман да тамырдан үзгәртә...
-
Ал тәгәрмәчләр тарта торган машинаны болгый башласа (занос) ситуациядән ничек имин чыгарга? (видео)
Көннәр бер җылыта, бер суыта, аз гына кар да явып китте. Шул сәбәпле машина йөртүчеләр "занос" дип аталган проблема белән очрашырга мөмкин. Ничек итеп машинаны заностан дөрес чыгарырга? Шул сорауга җавап итеп без сезгә ике видео тәкъдим итәбез. Беренчесендә машинаны болгый башласа яңадан тотрыклы хәлгә китерү серләренә төшендерәләр һәм өйрәнү...
-
Балтач районында һәлакәт: йөртүче "күлмәктән туган" (+видео)
Һава торышы үзгәрү сәбәпле, юлларда бозлавык һәм урыны белән кар көртләре хасил булды. Балтач районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте дә бозлавык аркасында килеп туган, дип фаразлана. Күңелсез хәл Балтач районы Чутай авылы янындагы күпердә булган. Машина йөртүче "күлмәк киеп" туган, дип яза baltasi.ru. Сүзләрнең хак булуын видеодан карап белә аласыз....
-
Данир Сабировка операция ясаганнар...
Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров Мамадышта хастаханәдә ята. 6 февраль көнне аның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта Данир үзен яхшы хис итә, аның белән элемтәгә кереп аралашып та алдык. - Ул көнне иртәдән бирле үземне начар хис иттем, башта билем авыртты. Шулай да юлга кузгалдык. Актанышка барышлый, Мамадышта...