Татарстан Президенты шул хактагы указны имзалады.
Февраль төгәлләнү белән Татарстанда тиен, чәшке, янут этләргә, сусар һәм көзәннәргә ау сезоны ябыла. Куяннарны аулау 15 гыйнварда, суда йөзүче, сазлык-болын киек кошларына, бүдәнә, күгәрчен һәм урман күгәрченнәренә - 15 ноябрьдә, көртлек һәм тәлләтәвечкә ау - 31 декабрьдә үк туктатылган иде.
Интертат