Теләче Информ

3 март 2016 яңалыклары

  • 3 март 2016 - 13:02
    26 февраль көнне район хакимиятенең утырышлар залында үткән киңәшмәдән репортаж
    Бүген хуҗалык җитәкчесе инициативалы, эзләнүчән һәм тынгысыз булмаса, заман белән бергә бара алмаячак. Ә заман алга китереп куйган бурыч-максатларны башкарып чыгу, яңа технологияләрне кулланышка кертеп, аларны нәтиҗәле файдалану-хуҗалыкларны аякта нык басып торуның беренче һәм мөһим баскычы. 26 февраль көнне район хакимиятенең утырышлар залында үткән киңәшмәдә төп фикер шуңа юнәлгән иде....
    355
    0
    0
  • 3 март 2016 - 12:56
    Фән олимпиадаларында җиңгән укучылар махсус премия белән бүләкләнделәр
    Шәтке урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Рәсим Габделхаев география буенча Бөтенроссия фән олимпиадасаның региональ этабында җиңү яулаган һәм укуда ирешкән уңышлары өчен махсус премия һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шәтке урта мәктәбенең география укытучысы Ибушев Александр Алексеевич география буенча Бөтенроссия фән олимпиадасаның региональ этабында җиңүче әзерләгәне өчен...
    489
    0
    0
  • 3 март 2016 - 12:48
    Халык үзара салым җыярга ризалык бирде
    Узган якшәмбедә районыбызда өченче тапкыр халыкның үзара салым түләүгә ризалыгын билгеләүче референдум булып узды. Әлеге проект нигезендә халык җыйган 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум акча бирелә. Республика җитәкчелеге әлеге проект нигезендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота. Әйткәнебезчә,...
    818
    0
    0
  • 3 март 2016 - 12:23
    Олы Кибәхуҗадан 90 яшьлек Рәйсә әби хәзер дә тегү тегәргә ярата
    2 март көнне Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәйсә әби Исмәгыйлова үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен үткәреп җибәрде. Аны әлеге юбилее белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Фәридә Мәүлетхан кызы һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы - Рәйсә әбинең оныгы - Заһидуллин Ирек Гали улы өенә барып...
    437
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:59
    Кичә Пенза өлкәсендә 9 кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте булган (+видео)
    Кичә М5 "Урал" федераль трассасының 665 нче чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында 9 кешенең гомере өзелде, өч кеше, шул исәптән ике машина йөртүче дә, хастаханәгә озатылды. Трассада микроавтобус һәм йөк автомобиле бәрелешә. Вафат булучыларның барысы да автобус пассажирлары. "Һәлакәт юл йөрү кагыйдәсен бозу аркасында килеп чыкканлыгы бәхәссез, - дип...
    1410
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:24
    Бүген безнең якларда нинди һава торышы булачак?
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 мартта, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар, юеш кар, көндез карлы һәм пыскак яңгыр явачак. Һава торышы бозылу сәбәпле, республика юлларында бозлавык хасил була. Иртән көчле җил исәчәк. Бүген көндез һава температурасы Татарстанда һәм Казанда 0-3 градус җылы...
    1008
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:11
    Аучылар, белми калмагыз: мөһим мәгълүмат
    Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе аучылар колагына мөһим хәбәрен җиткерә. 29 февральдә кыйммәтле мехлы төр аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәк, диелә хәбәрдә. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш....
    1021
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:03
    Быел хатын-кызлар хөрмәтенә дүрт көн ял итәчәкбез
    ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, алда торган бәйрәмнәргә кагылышлы мәгълүмат җиткерә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне - эшләми торган бәйрәм көн булачак, диелә хәбәрдә. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017а номерлы...
    825
    0
    0
Реклама