5 март көнне Алан урта мәктәбендә яңартылган музей ачтылар. Киләчәктә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямова җитәкләячәк музей авылның борынгы тарихын, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы елларын, Ульянов-Ленин шәхесенә, партия эшенә бәйле документ-мәгълүматларны, мәктәп тарихын һәм данлы шәхесләрнең биографияләрен үз эченә ала. Музей үзе шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллин һәм...