7 март 2016 яңалыклары
-
Түбән Кама районында берәү сәер балык тоткан
Боз астыннан балык каптырырга яратучылар да, экологлар да аның нинди төргә караганын әйтеп бирә алмаган. Ир-ат әлеге сәер балыкны Түбән Кама районының Ильинское күлендә гап-гади суалчанга тоткан. Башта ул аны карабалык яки ротан дип уйлый, әмма җентекләбрәк карагач, ялгышканлыгын аңлый. Ир әлеге сәер балыктан уха пешерергә яисә кыздырып ашарга шикләнә....
-
Казан дайверлары, 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды
5 март көнне Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, боз астында 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды. Бу хакта Татарстандагы Рус география җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге фактны Жак-Ив Кусто командасы һәм Божана Остойич Бөтендөнья Су асты эшчәнлеге конфедерациясе Директорлар советы әгъзалары теркәде. Казан драйверлары су...