14 март 2016 яңалыклары
-
Чаллыда Голливуд киноларындагыча банк талаганнар
Узган атна азагында Чаллыдагы бер банкка кораллы һөҗүм оештырылган. Бу хакта эчке эшләр бүлегендәге үз чыганакларына таянып, KazanFirst хәбәр итә. 12 мартта ике билгесез кеше АйМаниБанк бүлегенә кереп, хезмәткәрне пистолет белән куркытып, кассадан 2 миллион сум чамасы акча урлап чыгып китә. Җинаять эше кузгатылган. Шикле кешеләр әлегә тоткарланмаса да, шәхесләре...
-
10 март көнне район үзәк больницасы коллективы куйган концерттан фоторепортаж
Зур оешканлык белән районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан "Туган җирем - Теләче" дип исемләнгән сәнгать фестивале дәвам итә. Мәсәлән, 10 март көнне фестиваль кысаларында район үзәк хастаханәсе коллективы чыгыш ясады. Әлеге коллективның чыгышы тамашачылар тарафыннан аеруча көтеп алына. Бу юлы да табиблар һәм шәфкать туташлары тарафыннан күрсәтелгән концерт...
-
Узган тәүлектә Биектауда ике ир-ат янып үлгән
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда булган бер янгын аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Биектау районы Дачный бистәсендәге бер катлы кирпеч бинада янгын чыгуы турында коткару хезмәтенә 13 мартның 02:43 сәгатендә хәбәр керә. Гадәттән тыш хәл...
-
Яз җылысына алданмагыз - салкын тидерү куркынычы зур
Быел тын юлларының кискен вируслы инфекциясе һәм грипп дулкыны Россиянең барлык төбәкләрен чолгап алды. Татарстан да читтә калмады. Ел башыннан чир республикабызда 175 624 кешене аяктан екты. Мәгълүм булганча, иммунитеты ныгып бетмәгән нәниләр, гадәттә, чиргә бик тиз бирешә. Бу юлы да иң күп авыручылар балалар арасында. Чирләүчеләрнең 92,5 проценты -...
-
Гөлсирин Абдуллина: "Беренче тапкыр сәхнәгә әни чеметеп чыгарды..." (җырчы белән әңгәмә)
Төрле чаклар булыр әле, Юлларым озын әле, Бер егылсам - бер торырмын, Үземнең юлым әле. (Гөлсирин Абдуллина башкарган "Юллар көтә" җырыннан) Гүзәл затларыбызның кайберләре янында үзеңне гайрәтле, затлы койрыклы әтәч сыман хис итәсең. Бу нәфис туташны канат җәеп салкын җилдән ышыклыйсы, усаллардан яклыйсы килә башлый. Ул үзе дә синең кикригеңне...
-
Авыл хуҗалыгында җитештерү буенча Теләче районы 7 урынга артка тәгәрәгән, әмма әлегә беренче категориягә керәбез
Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Бу язмада без 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән әлеге рейтингка анализ ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү...