1 апрель 2016 яңалыклары
-
Көрәшчеләр хаҗга юллама өчен бил алышачак
16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла. Ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр катнаша. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар теркәлү узар...
-
Бүгеннән башлап Теләче районында "Санитар-Чисталык" икеайлыгы игълан ителде. Чүпне тыелган урынга ташлаучыларга штрафлар саллы
Агымдагы елның 1 апреленнән районда "Санитар-Чисталык" икеайлыгы игълан ителде. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икеайлык барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла. Муниципаль районның авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру максатыннан авыл биләмәләрен санитар карау кагыйдәләре кабул ителгән. Аларда төзекләндерү өлкәсендә бердәм...
-
Теләчедә, полиция хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнеп, бер ир-ат хөкем ителгән
Теләчедә, полиция хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнеп, бер ир-ат хөкем ителгән. Теләче районы прокуратурасы 52 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 30 маддәсенең 3 бүлеге, 291 маддәсенең 1 бүлеге буенча җинаять кылуда (урындагы шәхескә ришвәт бирергә омтылу) гаепле дип танылды. Судта билгеләнгәнчә, 2015 елнын 16...
-
Россия бүгеннән бензин һәм дизель ягулыгына акцизларны арттырды
1 апрельдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар артты. Акцизның бензинга -2, ә дизель ягулыгына 1 сумга артуы федераль бюджетка 2016 елда 89,3 миллион сум акча китерәчәк. Ә бензин бәясе РФ Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча 5 %ка кыйммәтләнәчәк. Интертат
-
1 апрельдән социаль пенсияләр 4 %ка арта
1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсия күләме һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү кысаларындагы түләүләр 4 %ка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр. Шулай итеп, апрельдән 79,8 мең пенсионерның пенсия һәм социаль тәэмин итү дәрәҗәсе артачак. Аларның 76,9 меңе - социаль пенсия алучылар. Арттырылганнан соң...
-
Язгы хәрби чакырылыш старт алды
Бүген, 1 апрельдә, Россиядә язгы хәрби чакырылыш башланды. Язгы чакырылыш вакытында илнең 155 мең егете армиягә алыначак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган фәрманда әйтелә. Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә армиядә булмаган 18-27 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә алу каралган. Егетләр...
-
21 - 27 март көннәренә Теләче районы буенча полиция көндәлеге
21 март. 07.50 сәгатьтә Теләченең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры, хастаханәгә Олы Саурыш авылыннан 1977 елгы хатын-кызның тән җәрәхәтләре белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, җәрәхәтне ул эштә сыер төртү нәтиҗәсендә ала. 22 март. 15.35 сәгатьтә 1935 елгы Шармыш авылы кешесеннән ИЖ-58М, К-16, №В34864 маркалы утлы...
-
Кош-корт һәм мал-туар асраучыларга субсидияләр бирү тәртибе һәм күләме турында мөһим мәгълүмат
Быел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга тавык-чебеш, үрдәк-каз, тана-сыер, кәҗә, ат асрауда ярдәм итү йөзеннән субсидияләр бирү каралган. Субсидияләрне бирү тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Кош-корт асраучыга дәүләт ярдәме: 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр, 1 баш күркә һәм казга-100 сум, 1 үрдәккә - 80 сум, 1 бройлер чебигә -...
-
Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды (+ клип)
Татар эстрадасының талантлы җырчысы Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Җырчыны бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. - Дәрәҗәле исемгә лаек булуыма чиксез шатмын, күңелдәге хис-кичерешләрне аңлату мөмкин түгел. Минем өчен бу - мөһим вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә, тамашачыма, укытучым Венера Ахатовнага һәм, гомумән, мине...