Теләче Информ

5 май 2016 яңалыклары

  • 5 май 2016 - 11:42
    Бүген төнлә күккә карап теләк теләргә онытма
    Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Татарстан халкы йолдызлар яңгырын күзәтә алачак. Бүген төнлә сәгатенә 40ка якын йолдыз атылачак. Әлеге күренешне май азагына кадәр күзәтергә мөмкин. Тик менә йолдызлар яңгыры көннән көн кимүгә барачак. Интертат
    503
    0
    0
  • 5 май 2016 - 09:46
    Коточкыч хәл. Чирмешәндә яшәүче бер ир авылдашын атып үтергән
    3 май көнне район үзәгендә яшәүче бер ир үзенең гаражында авылдашын атып үтергән. Бу хәл иртәнге сәгать җидедә була. Фаҗига ике арада килеп чыккан бәхәс аркасында килеп чыккан, дип фаразлана. Гаеплене кулга алганнар, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Интертат
    476
    0
    0
  • 5 май 2016 - 09:39
    Һәлакәт. Ир белән хатын үлгән
    "Алабуга- Пермь" олы юлының 32нче чакрымында коточкыч юл һәлакәте булган. "Лада Гранта" машинасын йөртүче ир идарәне югалтып каршы якка чыга һәм КАМАЗ белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "Лада Гранта"да булган ир белән хатын икесе дә үләләр. Интертат
    890
    0
    0
Реклама