8 май 2016 яңалыклары
-
Казанда велосипедчы трамвай астына кергән
Трамвай килгән вакытта ул кисәк рулен сулга бора һәм трамвайга бәрелә. Ләкин йөртүче трамвайны туктатырга өлгерә. Шул рәвешле велосипедчы исән кала. Шулай да аның сәламәтлегенә зур зыян килгән. Интертат
-
Ниһаять "Алабута"ның КЛИБЫ дөнья күрде(ВИДЕО)
Берничә ай дәвамында татар дөньясын шаулаткан "Алабута" җырына ниһаять яңа клип пәйда булды. Җыр турында фикерләр төрле иде. Ә менә клип турында нәрсә уйлый икән татар тамашачысы? Ошадымы сезгә клип? Фикерләр белән уртаклашабыз... Интертат
-
Татарстанда кызлар урлап саткан төркемне кулга төшерделәр
Әлеге төркемнең башында хатын-кыз торган. 29 яшьлек Рузана Сабитова, 25 яшьлек Эдуард Галеев, 22 яшьлек Әдилә Хазиахметова һәм 39 яшьлек Олег Еврошин Татарстанда кызлар урлап сату белән шөгыльләнгәннәр. Урланган кызларны алар фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән. Кызлар арасында балигъ булмаганнар да бар. Хәзерге вакытта Татарстанның Югары судында әлеге төркемнең язмышы...
-
Казан журналисты очу полосасында самолетны туктаткан
Ул Кызыл мәйданда булачак Җиңү тантанасындагы хәрби авиациянең әзерлеге турында репортаж эшләгән була. "Звезда" телеканалы корреспонденты Ольга Бороднева парадның генераль репетициясенә эләгү өчен Ил-78 самолетын туктаткан. Ул Саратов өлкәсендәге авиабазага ТУ-160, ИЛ-78, ТУ-95 самолетларының Кызыл мәйдандагы тантанага әзерләнүе турында сюжет әзерләгән. Ольга репетиция барышын югарыдан төшерү өчен бортка утырырга планлаштырган...