11 май 2016 яңалыклары
-
Теләче районында язгы чәчү эшләре ничек бара
Бүген җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре механизаторлары иртә культуралар чәчүне төгәлләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 май көнне алынган мәгълүматларга караганда, районда 1461 гектарда (62%) язгы чәчү эшләре башкарылган. Бөртекле сабан культуралары 11070 (77%) гектарда чәчелгән. Шуның 2360 гектары - сабан бодаена, 5460 гектары - арпа, 1166 гектары...
-
Районда үзара салым акчаларын тапшырырга өлгермәүчеләр игътибарына
Районыбызда өченче тапкыр халыкның үзара салым түләргә ризалыгын бирүче референдум узганга да ике ай ярым вакыт үтеп китте. Шулай булса да, салым акчасын тапшырырга ашыкмыйбыз әле. Үзара салым акчаларын тизрәк җыеп тапшырсак, республика бюджетыннан 4 тапкыр арттырылып бирелә торган дәүләт ярдәмен тизрәк алып булачак. Ул чакта җирле әһәмияткә ия булган...
-
Чулман елгасында 4 кеше югалган
Чистай районында Кубас авылы янында Чулман елгасында дүрт кеше югалган. 9ыннан 10 майга каршы төндә аларның көймәләре әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше исән калган. Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан....
-
7 май көнне Олы Кибәхуҗа авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Морат Мостафинга истәлек тактасы куелды
7 май көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән Олы Кибәхуҗа авылында 9 май бәйрәме уңаеннан парад митинг үтте. Быелгы парадның үзенчәлеге шунда булды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ясалган һәйкәл диварына Морат Әхмәтсафа улы Мостафинга истәлек тактасы куелды. Морат Мостафин Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Биредә яши, сугышка...
-
До момента обязательной фиксации факта продажи продукции конечному потребителю в ЕГАИС осталось 57 дней
Арский территориальный орган Госалкогольинспекции РТ напоминает организациям розничной торговли алкогольной продукции в городских поселениях, что до момента обязательной фиксации факта продажи продукции конечному потребителю в ЕГАИС осталось 57 дней. Практика подключения к системе ЕГАИС показывает, что процесс подключения занимает определенное время, и не может быть выполнен в последний момент. Призываем...
-
Асылъярның кызы туды!
6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында - Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар. Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да...
-
Чаллыда 29 яшьлек ир исән килеш күмелгән
Фаҗига 9 май көнне була. Чаллы шәһәренең К.Маркс урамында барган юл төзекләндерү эшләре вакытында җир убыла. 29 яшьлек ир җир астына төшеп китә һәм аның өстенә балчык ишелә. Коткаручылар килеп, ирне казып чыгарганда ул инде җан биргән була. Интертат