17 май 2016 яңалыклары
-
Татарстанда югалган 4 кешене эзләү дәвам итә (+фото)
Чулман елгасында 5 кеше утырган көймә әйләнеп капланган иде. Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзлиләр. Аларны эзләргә 62 кеше чыккан. Араларында туганнары, волонтерлар һәм дәүләт органы хезмәткәрләре дә бар, диелә. Югалучыларны эзләү эшенә 12 берәмлек техника һәм 15 йөзү кирәк-ярагы җәлеп ителгән. Ишеткән булсагыз, көймәдә булган...
-
15 май көнне Әбде авылында "Без спортны яратабыз" дигән шигарь астында спорт ярышлары узды
15 май конне Әбде авылы мәдәният хезмәткәрләре спорт площадкасында «Без спортны яратабыз» дип исемләнгән спорт ярышлары уздырдылар. Шулай ук клуб мөдире укучыларга ВИЧ инфекциясе СПИД авыруларын булдырмый калдыру һәм башка профилактик чаралар турында сөйләде.
-
Түбән Саурышта яшәүче сугыш ветераны Муса бабайга 90 тулды
Түбән Саурыш авылында гомер итүче сугыш ветераны Муса Шәрипов көндә авыл урамнарын әйләнергә ярата. - Аеруча язын, бар дөнья яшелгә төренгән көннәрне яратам, - ди ул. Без килгәндә дә Муса бабай акрын гына урам атлый иде. - Ничек яратмыйсың инде Ходайның бу күркәм көннәрен. Күрегез, нинди матурлык. Иң мөһиме күк...
-
Теләче районында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат
11 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев белән, районыбыз басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайттык. Без булган җаваплылыклары чикләнгән "Тукаш", «Таң» һәм «Игенче» ширкәтләрендә кызу темпта эш кайный. Бу атнада районда иртә культураларны чәчү төгәлләнәчәк. Әлегә ул җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш"...
-
Котычкыч хәл: Буа районында әнисе белән улы янып үлгән
Фаҗига Буа районының Исәк авылында булган. Буа янгын сүндерү бүлегенә йорт януы турында хәбәр бүген иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Буа янгын сүнерүчеләре килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә...
-
Ураза бәйрәме көне, фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле булды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде. Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. 2016 елга зәкят...
-
2018 елдан соң салым артырмы? Кремль җавап бирде
Wall Street Journal газетасы Россия хакимиятенең 2018 елдан соң салым системасына үзгәрешләр кертергә җыенуы хакында язып чыккан иде. Озак та көттермәде, Кремль әлеге язмага карата үз фикерен җиткерде. РФ Пезидентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Президент сайлауларыннан соң керем һәм өстәмә кыйммәткә салымны арттырырга җыену турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми....