21 май 2016 яңалыклары
-
Венер Сәлимов туй алып барыр өчен машина белән Кырымга барган!
Бу атнада җырчы Венер Сәлимов сөйгән кызы белән Кырымнан кайтып төште. Әмма яшьләр анда ял итәргә түгел, ә туй алып барырга барган! "Моңа кадәр Мәскәү, Уфа, Чувашия, Самара, Пермь якларында гына туй алып барырга туры килде. Гомумән, чит төбәкләргә бик еш чакыралар. Кырым - иң ерак нокта булды", - ди...
-
Минималь хезмәт хакы яшәү минимумын куып тота алмый
Россиялеләрнең минималь хезмәт хакын 21 процентка арттырырга карар кылынган. Үсеш агымдагы елның 1 июленнән булачак. Акчалата исәпләгәндә МРОТ дәрәҗәсен 1296 сумга арттыру күз дә тотыла. Ягъни бүгенге 6204 сумнан ул 7500 сумга кадәр җиткереләчәк. Әммә үсештән соң да минимальхезмәт хакы яшәү минимумына кадәр җитмәячәк. Агымдагы елның беренче кварталында яшәү минимумы...
-
26, 27, 28 май көннәрендә Теләче мәчетендә Галимә Харисова дәресләре үтәчәк
26, 27, 28 май көннәрендә Теләче мәчетендә Галимә Харисова дәресләре үтәчәк. 26 май өйлә намазына мәчеткә килүегезне көтәбез.
-
Энцефалит таратучысы талпан (урман бете) кадалса ни эшләргә кирәк?
Талпан энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала. Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары...
-
Татарстан Президенты күпме керем алган?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда 6,1 миллион сумлык керем алган. Хатынының кереме исә 256,6 миллион сум тәшкил иткән. Президент гаиләсенең гомуми милеге 2628 кв.м. тәшкил итә, җир -2191 кв.м., ә менә машиналары милектә юк. 20 майга узган елдагы керемнәре турындагы мәгълүматны 74 төбәк җитәкчесе ачкан. Әлегә гаилә кереме буенча...
-
Бюджетта эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1,5 тапкырга артырмы?
Россия Владимир Путинның май указлары буенча бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын 1,5 тапкырга арттыра алмас, мөгаен. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә. -Узган елны исәпкә алып, 2018-2020 елга бюджетникларның хезмәт хакын 2011 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арттыру - бик зур проблема. Минем уйлавымча үсеш...
-
Бердәм Дәүләт Имтиханына каршы хәрәкәт үсеш ала
Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри сыйфат алганнан бирле, ул каршылыклы фикерләр уятып килде. Яңа сынауны бик озак кабул итә алмадылар, аның күпсанлы тискәре яклары табыла торды. Инде канәгатьсезлек кимеде, укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да БДИга тәмам ияләште дигәндә, бәхәсләр яңа көч белән купты. «Илкүләм ата-аналар комитеты» БДИдан баш тартуны таләп...
-
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә акча җыюлар дәвам итә
2016 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 75 мөрәҗәгать кабул ителгән, шул исәптән 16 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында. Әти-әниләр, нигездә, бүләкләргә, канцелярия товарларына, эш дәфтәрләренә, ремонтка акча җыюларга зарлар белдерә. Шикаятьләрнең күпчелеге буенча әле тикшерү үткәрелә. Интертат
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер көндә 17 исерек йөртүчене тоткарлаган
Республикада 19 май көнне генә дә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 19 майда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 17 кешене тоткарлаган. Моннан тыш юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 78, балаларны махсус креслога...