24 май 2016 яңалыклары
-
Эшмәкәрне үтерүдә шикле адәмнән корал һәм зур күләмдә акча табылган
Казанда 48 яшьлек эшмәкәрне кичә Завойский урамындагы йорт подъездында көпә-көндез атып үтергәннәр иде. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды, полиция хезмәткәрләре берничә сәгатьтән - кайнар эздән җинаять кылуда шикле адәмне тоткарлый алды. Аны эзләүгә бирелгән машина билгеләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү һәм тентү барышында 52 яшьлек әлеге ир-атның утлы...
-
Өч көн эчендә генә дә 95 исерек машина йөртүче тотылган
20-22 майда Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 95 кешене тоткарлаган. Шул өч көндә юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 270, балаларны махсус креслога утыртмауның - 292, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 1266 очрагы теркәлгән. Юл йөрү кагыйдәсен санга сукмау, аяны хәлләргә китерүен истән чыгармасак иде....
-
Балыкчылар Чулманда югалган студент кызның гәүдәсен тапкан
Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзләүләре турында хәбәр ителгән иде. Кичә балыкчылар Лаеш районы Шуран бистәсе янында 16 яшьлек Екатерина Симонованың гәүдәсен тапкан. Калган югалучыларны эзләү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Екатерина һәм Анастасия Симоновалар өч ир-ат белән Чулман елгасында көймәдә йөзгәндә бәлага юлыга. Көймәләренең моторы белән...