Теләче Информ

7 июнь 2016 яңалыклары

  • 7 июнь 2016 - 12:39
    Теләче Сабантуенда уздырылган лотерея уенының иң зур призы - Скутер откан кешенең исеме билгеле булды
    Районыбызның 2016 елның "Сабантуй" бәйрәмендә үткәрелә торган лотерея уенының иң зур призына Мубаракшин Ильяс Миннекаюмович лаек булды булды. Бу чарада ул супер приз - «Stalker LB50QT-16» маркалы скутер отты. Тәбриклибез!
    393
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 12:12
    Теләче районы өчен Рамазан аена сәхәр һәм ифтар вакытлары-2016
    Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча рамазан ае керде: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлады. Бу төнне мөселманнар уразага керде. Ураза Мөхәммәд Пәйгамбәр саллалаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә күчкәннең икенче елында, ягъни милади белән 624 елда, һиҗринең икенче елында фарыз кылына. Уразаның фарыз булуы хакында Коръән Кәримнең "Бәкарә...
    1095
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 10:34
    Татарстан депутаты ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан
    Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Тукай районы бүлеге тарафыннан Зәй районы Урсай авыл җирлеге Советы һәм Зәй район Советы депутаты 57 яшьлек Назиф Шакировка карата җинаять эше кузгатылган. Депутат РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе 3 нче бүлегенә туры килгән җинаять (ришвәт бирү) кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 17...
    751
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 10:27
    Татарстанда һәлакәт: автомобиль таудан тәгәрәгән (+видео)
    Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт районында булган - салонда ике пассажиры булган автомобиль таудан аска тәгәрәгән. Урсалы авылыннан ерак түгел урында яшьләр ял итәргә таулы урында тукталган. Йөртүче машинаны кул тормозына куярга оныткан, шуның аркасында машина чокырга тәгәрәгән. Ул вакытта салонда булган яшьләрдән руль артындагы егет кенә сикереп төшеп кала алган....
    646
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 10:05
    Татарстан районнарында 2016 елгы Сабантуйда батыр калган көрәшчеләр исемлеге
    Узган атна азагында - 4-5 июнь көннәрендә, Татарстан районнарында шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды. Бүген Сезнең игътибарга район Сабантуеның баш батырларын тәкъдим итәбез. Араларында бер генә түгел, ә берничә район Сабан туенда батыр калырга өлгергәннәре дә бар. Ә республикада Сабан туена Саба районындә нокта куелачак. Анда Сабан туе Рамазан ае төгәлләнгәч -...
    952
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 09:35
    Теләче районы авылларында узган Сабантуйларда Батыр калган көрәшчеләр исемлеге
    Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга Теләче районы авылларында уздырылган Сабантуйларда Батыр калган көрәшчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: Батырлар исемлеге. «Сабантуй - 2016». Айдар авыл җирлеге Айдар Курбанов Рамил Алан авыл җирлеге Алан Хабиров Булат Рашит улы Күкчә Нургалиев Раиль Ринат улы Баландыш авыл җирлеге Баландыш Бадриев Сайдаш Сәгыйть улы Олы Нырсы авыл...
    461
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 08:42
    Теләче Сабантуенда уйнатылган лотерея призларын кайдан аласы икәнлеге билгеле булды
    Хөрмәтле дуслар, Теләче Сабантуенда уйнатылган лотереядә сезгә приз чыккан икән, әлеге призны түбәндәге адрес буенча барып алырга кирәк: Зур тау башы урамы (ул Большая Нагорная), 5 йортта урнашкан район социаль яклау бүлегеннән кереп аласы. Әлеге бинада шулай ук район теш поликлиникасы да урнашкан. Поликлиникага уң як ишектән керәсе булса, социаль...
    344
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 05:36
    Татарстан районнарында узган Сабантуйлардан видео-өзекләр
    Республикабыз районнарында узган Сабантуйлардан кыска видео-өзекләр тәкъдим итәбез:
    1015
    0
    0
  • 7 июнь 2016 - 04:55
    5 июнь көнне узган Теләче Сабантуеннан фоторепортаж
    5 июнь көнне район үзәге Теләчедә шаулап-гөрләп Сабантуй узды. Әлеге Сабантуй да истә калырлык кызыклы булды, кеше дә күп килгән иде. Сабантуй иң элек олимпиадаларда югары урыннар алган укучыларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән башланды. Бүләкләрне район җитәкчелеге һәм килгән дәрәҗәле кунаклар тапшырды. Шулай ук күп төрле уеннар да уздырылды, рәхәтләнеп...
    1610
    0
    0
Реклама