9 июнь 2016 яңалыклары
-
Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов “Якыннарыңны яздыр!” (#ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей) акциясенә кушылды
Республикабызда "Якыннарыңны яздыр!" дип исемләнгән акция бара. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Кузьмин Андрей Владимирович башлангыч биргән акциядә республикабыз җитәкчелеге белән беррәттән, танылган шәхесләр дә бик теләп катнашты. Әлеге акция кысаларында районбыз башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан Картлар йортында тәрбияләнүче райондашларыбызны "Теләче" газетасына яздырдырды. Хәрмәтле...
-
Яшел Үзән кешесе дустының 225 мең сум акчасын үзләштергән
Әлеге эшкә Яшел Үзән суды нокта куйды. 27 яшьлек җирле ир-ат караклык гамәле кылуда гаепле дип табылды. Әлеге ир-ат дустында зур күләмдә акча барлыгын һәм ул акчаның үзенеке түгел, ә дус кызыныкы икәнлеген белә. Шул акчаны үзләштерү өчен ул, үзен полиция хезмәткәре итеп таныштырып, дустына шалтырата һәм әлеге кызның полициягә...
-
Сабантуйдан кайтып килгән ир-ат машинасы белән Ык елгасына төшкән
Башкортстанның Түбән Карамалы авылында Сабантуй бәйрәме фаҗига белән тәмамланган. Мәйданнан кайтып килүче ВАЗ-21099 автомобиле белән идарә итүче ир-ат яр өстеннән Ык елгасына төшеп китә. МЧС хезмәткәрләре машинаны елга төбеннән ярты сәгатьтән артык алалар. Нәтиҗәдә, автоның арткы утыргычында ир-ат мәете табыла, дип яза http://ufa1.ru. Хәзерге вакытта әлеге фаҗига нечкәлекләре ачыклана. Матбугат.ру
-
Гүзәл Уразова җанатарларын җыеп кунак иткән
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм "Гүзәл-Илдар" җыр театры директоры Илдар Хәкимов төрле төбәкләрдә яшәүче тугры җанатарлары, иҗатына гашыйк булучылар белән очрашу оештырды. Очрашуга Мәскәү, Екатеринбург, Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләреннән 30лап җанатар килгән, араларында 7-8 яшьлек балалар да бар. Гүзәл һәм Илдар кунаклар өчен кызыклы программа әзерләп куйган. "Казанның иң...