Теләче Информ

17 июнь 2016 яңалыклары

  • 17 июнь 2016 - 18:49
    Питрәчтә 14 яшьлек үсмер үзеннән кечерәк малайны коткарганда батып үлгән
    Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Фаҗига кичә, 16 июньдә, булган - "112" коткару хезмәтенә бу хакта 15:11 сәгатьтә хәбәр ителә. Колай урта мәктәбендә белем алган үсмер батып баручы 9 яшьлек малайны коткарырга теләгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл...
    637
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 18:39
    Игътибар, Татарстанда якын арада һава торышының бозылуы ихтимал
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү белән чыкты. Бүген, 17 июньдә 17:00 сәгатьтән - 18 июньнең 18:00 сәгатенә кадәрге аралыкта республикада һава торышының көйсезләнү ихтималы бар. Синоптиклар фаразлавынча, 17 июнь кичендә, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында көньяктан искән җил секундына 15-20 метрга...
    423
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 17:56
    18 июнь көнне Әбде авылында "Авыл көне" бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмгә рәхим итегез!
    Хөрмәтле дуслар, 18 июнь көнне Әбде авылында "Авыл көне" бәйрәме уздырылачак. Әбделеләр район халкын һәм күрше-тирә райннарда яшәүчеләрне үзләренә кунакка чакыра. Бәйрәм көндез 14.00 сәгатьтә башлана.
    246
    0
    0
Реклама