20 июнь 2016 яңалыклары
-
Казан бүген явып узган яңгырдан соң (+фотолар)
Синоптиклар берничә көн дәвамында кисәткән яшенле яңгыр бүген Казанны да читләп үтмәде. Хәзерге вакытта шәһәр халкы фотолары белән социаль челтәрләр аша уртаклаша. Аларга карасаң, кыска вакытлы яңгырдан соң шәһәрнең кайбер урамнары су астында калуын күрәбез. Урынлы сорау туа: ә мондый яңгыр берничә сәгать дәвам итсә ни булыр? Интертат
-
Татарстанга, шул исәптән Теләчегә дә, яшен һәм көчле җил якынлаша
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Республикада якын арада һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, бүген - 20 июньдә, көндез һәм кичен урыны белән яшен, кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Кисәтү 20...
-
19 июнь көнне "Маяк" кафесында Ифтар мәҗлесе булып узды
19 июнь көнне "Хәкимова" шәхси предприятиясенә караган "Маяк" кафесында Ифтар мәҗлесе булып үтте. Бу юлы әлеге чарага районыбыз җитәкчеләре, җитәкче ветераннар чакырулы иде. Мөэмин-мөселманнарыбыз янына изге Болгарыбызда эшләп килүче "Ак мәчет" имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Сабиров, Казанда урнашкан Коръән ятлау үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Фәхретдинов, Коръән-хафиз Нәҗибулла хәзрәтләр килде. Чарада шулай...
-
Шушы көннәрдә Казанда хәләл акция узачак
22 июнь - Бөтендөнья хәләл көне. Чара шул датага багышлана. 2013 елдан башлап мөселман өммәте әлеге көнне рамазанның 17нче көнендә уздыра. Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" комитеты "Республика ифтары" кысаларында "Казан Арена" стадионында акция уздыра. Әлеге чарада хәләл төшенчәсен аңлату, сувенер продукцияләр өләшү, викториналар уздыру каралган, дип җиткерә...
-
Россия җыелма командасын Риодагы Олимпиададан читләштерергә мөмкиннәр - ММЧ
21 июнь көнне Лозаннада узачак Халыкара Олимпия комитеты Советында Россиянең бөтен җыелмасын Рио-Де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерү турында фикер алышу ниятләнә. Бу хакта Spiegel хәбәр итә. Басма мәгълүматына караганда, Халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитеты читләштерү һәм спортның кайбер төрләре вәкилләрен дисквалификацияләү мөмкинлеген дә тикшерәчәк. Искәртәбез: 18 июнь көнне Халыкара...
-
Улюкаев пенсия яшен 63кә кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пенсия яшен әкренләп күтәрүне 2018 елдан соң башларга мөмкин. «Новости» мәгълүмат агентлыгы белдергәнчә, Петербург халыкара икътисади форумында РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев шундый фикер белдергән. "Пенсия яшен күтәрү - ул табигый карар дип саныйм", - диде министр. Аның тәкъдиме буенча ир-атлар өчен 6...
-
Инвестицион климат үсеше буенча рейтингта Татарстан Республикасы беренче урын алды
17 июнь көнне Петербург халыкара икътисад форумында Инвестицион климат үсеше буенча Милли рейтингны игълан иттеләр. 2015 елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы әлеге рейтингта беренче урын алган. Рейтинг 4 юнәлештә 45 күрсәткеч буенча төзелә: кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү, инфраструктура һәм ресурслар, бизнес институтлары һәм регуляторская среда. Татарстан әлеге күрсәткечләрнең өчесендә "А"...